Идел буе шәһәрләре башлыкларына Казанда тормышка ашырылган мәктәптә туклану системасын тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Бүген Казанның 7-нче номерлы гимназиясендә Идел буе федераль округында Җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышы катнашучылары Татарстан башкласының мәктәптә яхшы сыйфатлы туклану системасын оештыру тәҗрибәсе белән танышты. Казанда булдырылган туклану системасының төп өстенлекләре хакында Идел буе шәһәрләре мэрларына, администрацияләре вәкилләренә Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
ТР башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин билгеләп узганча, Казан Мэры вазифасына керешкән вакытта социаль инфраструктура, бигрәк тә, мәктәп ашханәләре аңарда авыр тәэсир калдырган. “Ул вакытта мәктәп укучыларының 37%-ы гына кайнар ризык тәэмин ителгән иде. Минем өчен иң сәере шул булды: ата-аналары түли алган балалар тулы төшке аш белән туклана, күрше өстәлдә үк түли алмаган ата-аналарның балалары компот һәм күмәч белән тамак ялгый”, - дип искә төшерде шәһәр башлыгы.
Баланс сакланган туклану булмавы укучылар сәламәтлеге өчен негатив нәтиҗәләргә дә китергән: йөрәге май белән каплан балалар санының 2 тапкырга артуы, мәктәп укучыларының урта буе кимүе, аш казаны органнары авыруыннан зыян күргән мәктәп укучылары санының артуы. Шулай ук продукция сыйфаты һәм балансланган менюны тулы контрольга алу да мөмкин булмый, дип билгеләде Иван Кузнецов.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, мәктәптә туклану системасын модернизацияләү карары кабул ителә. 2006 елда “Cook&Chill” заманча туклануны оештыруны гамәлгә куйган “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП оештырылган. Бу технология мәктәп ашханәләрен ризык әзерләүдән азат итә һәм әзерлекне туклану комбинатына күчерә, монда инде әзерләнгән ризык “эретелә”, бу исә аның тәмен һәм туклану кыйммәтен саклап калырга ярдәм итә. Мәктәп ашханәләрендә исә ризык җылытыла һәм ризык өләшү линиясенә куела.
“Иң мөһиме – бүгенге көндә Казанның барлык мәктәпләре тигез балансланган туклану белән тәэмин ителгән. Кайнар ризык белән тәэмин итү 37%-тан 90%-ка кадәр җиткән. халыкның социаль якланмаган катламы – күпбалалы гаиләләрдән булган балалар, инвалидлар һ.б. түләүсез туклану белән тәэмин ителгән. Елына бу максатларга 125 млн сум тотыла, балалар төрлечә киенә һәм укый ала, әмма Казанның барлык мәктәпләрендә туклану бертөрле булырга тиеш!” – дип системаның өстенлекләрен санап чыкты шәһәр башлыгы.
Шулай ук Илсур Метшин Казанда “Мәктәп картасы” проекты гамәлгә куелганына игътибар итте. Электрон пластик карта һәр мәктәп укучысына бушлай бирелә. Иртәнге һәм төшке ашлар өчен акчалата түләнми, акча картадан автомат рәвештә алына. Счетның торышын терминал, Интернет челтәре аша тикшереп була. Карта системасы мәктәп ашханәсендә хезмәт күрсәтне һәм баланың туклануын контрольгә алуны җиңеләйтә. “Әти кеше буларак онлайн режимда баламның төшке ашта нәрсә ашаганын күрә алам. Шул ук карта белән транспортта да түләп була”, - дип сөйләде шәһәр башлыгы. Электрон карта ярдәмендә түләү системасы барлык мәктәпләрендә дә кертелгән.
;Диетологлар ризыкның 60%-ын бала көннең беренче яртысында кабул итәргә тиеш дип белдерә. Туклану – балаларыбыз сәламәтлеген саклауда төп шарт”, - дип билгеләде Илсур Метшин. ТР башкаласы җитәкчесе шәһәрдә мәктәп укучылары сәламәтлеген игътибар белән күзәтүләрен ассызыклады, балансланган туклануны гамәлгә кую вакытыннан башлап авыручылар күрсәткеченең дә кимүен билгеләде.
“Бу – шәһәрнең мөһим казанышы!” – дип нәтиҗә ясады ул һәм кунакларга Казанның мәктәп укучылары тукланган ризыкны авыз итәргә тәкъдим итте.