Казан ратушасында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышы узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы шәһәрләреннән килгән хезмәттәшләрен Идел буе шәһәрләре һәм “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасының Евразия бүлеге эшендә катнашырга чакырды. Казан ратушасында Татарстан башкаласы җитәкчесе рәислегендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышы узды.
Утырыш эшендә Идел буе федераль округындагы РФ Президентының вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә кермәгән Идел буе федераль округы шәһәрләре җитәкчеләре катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 17-нче октябрь көнне Ульяновск шәһәрендә узган Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының гомум җыелышында Казан Мэры Ассоциациянең рәисе итеп сайланды.
Илсур Метшин күптән түгел Кытайның Хайкоу шәһәрендә узган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасының дөньякүләм советының утырышы турында билгеләп үтте, әлеге утырыш оешманың 10 еллык юбилеена багышланган иде.
Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең бөтендөнья советы эшендә дөньяның 49 иленнән 400-дән артык җирле һәм региональ лидерлар катнашканлыгын җиткерде.
Казан Мэры “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлеге делегеациясе әгъзалары тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәренең зур кызыксыну уятканлыгын билгеләп үтте, шулай ук “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлеге советының чираттагы утырышы Хайкоуда кабул ителгән карар буенча 2015 елның июль аенда Казанда үтәчәклеген хәбәр итте.
ТР башкаласы Мэры доклады нигезендә, президиум әгъзалары 2015 елны “Җирле һәм региональ хакимият органнары программасының төп мәсьәләләрен колачлап ала торган карарларның халыкара процессларының моңа кадәр күзәтелмәгән концентрация елы” дип игълан иттеләр. 2015 елда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Европа берлеге белән стратегик партнерлык турында килешү имзалаячак.
“Бөтендөнья советы эше төрле темаларга, шул исәптән икътисад һәм социаль үсеш, җирле иҗтимагый хезмәтләрне тәэмин итү һәм тигезсезлекне киметүгә кагылышлы төрле фикерләр белән нәтиҗәле алмашуга китерде”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Казан Мэры сүзләренә караганда, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең иң актив әгъзалары булып Мәскәү, Якутск, Актау, Грозный, Иркутск, Арзамас, Улан-Удэ, Нарьян-Мар һәм Хабаровск шәһәрләре тора. Шулай ук ул Идел буе шәһәрләренә кергән Киров, Ульяновск, Чебоксар, Волгоград, Түбән Новгород кебек шәһәрләрнең активлыгын да билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе башка шәһәрләрне “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”кә, шулай ук Идел буе шәһәрләре Ассоциациясенә әгъза булырга чакырды.
Утырыш барышында Идел буе шәһәрләреннән Россия шәһәрләре берлеге өчен яңа вице-президент сайланды. Әлеге вазифаны хәзер Самара шәһәре округы башлыгы Александр Фетисов башкарачак. Моннан кала, Идел буе шәһәрләре башлыклары Ассоциациянең киләсе елга эш планын да расладылар.
Белешмә өчен
1998 елның 27-нче октябрендә Самарада Идел буена караган Казан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск, Чебоксар кебек эре җиде шәһәрнең җитәкчеләренең Гомум җыелышы булды, биредә Ассоциация булдыру турындагы килешү имзаланды. Әлеге чара муниципаль берәмлекләрнең хезмәттәшлеге өчен яңа структура – Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе булдыруга юллама кебек булды. Соңрак Ассоциациягә Йошкар-Ола, Әстерхан, Саранск, Волгоград һәм Киров та кушылды.