РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле фикере буенча, Татарстан башкаласы җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшен күрсәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казан – Россиядә көчле динамик үсештәге шәһәрләрнең берсе. Татарстан Республикасы башкаласының заманча күренеше, шәһәр киңлекләренең төзекләндерелү дәрәҗәсе, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагында алдынгы технологияләрнең кулланылуы Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә гамәлгә ашырылучы җирле үзидарә органнарының югары дәрәҗәдәге эш нәтиҗәсе булып тора. Әлеге фикер башкала Ратушасында үткән Җирле үзидарә үсеше буенча округ консультатив советы киңәшмәсендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тарафыннан яңгырады.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы, Россия төзелеш министрлыгы вәкилләре, бөтенроссия һәм җирле үзидарә буенча округтагы иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре, төбәк округындагы законнар чыгаручы һәм башкарма хакимият вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнаша.
М. Бабич билгеләвенчә, законнар җыелмасына концептуаль үзгәрешләр кертелгән шундый мөһим вакытта җирле үзидарәнең роле тагы да арта, һәм Казан муниципаль дәрәҗәдәге күп кенә сорауларны уңышлы хәл итүдә үрнәк шәһәрләрнең берсе булып тора. “Эшлекле карау барышында Илсур Метшин безгә Казанда коммуналь хуҗалык тармагының ничек эшләвен, торакны капиталь ремонтлау өлкәсендә нинди технологияләр кулланылуын күрсәтте, халыкны авария хәлендәге торактан күчерү һәм тариф булдыру программасының ничек гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде. Бик зур һәм файдалы эш башкарылды, шәһәр башлыгына һәм аның хезмәттәшләренә зур рәхмәт. Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы мәсьәләләрне шәһәр, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре контрольдә тотсалар иде», - дип белдерде Михаил Бабич.
«Чыннан да, Казан – Россиядә иң матур һәм халык арасында танылган шәһәрләрнең берсе. Шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм итүгә һәм Универсиаданы үткәрүгә әзерлек Татарстан башкаласы үсеше өчен җитди стимул булды. Шәһәрнең төзекләндерелү дәрәҗәсе, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт тармагы, шәһәр мохитенең үсеше – бу иң беренче, җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәсе. Әлеге өлкәдә безнең бик зур эш тәҗрибәбез бар. Бүген республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә, шуларның 43е - район, 2 шәһәр округы, 911 авыл җирлеге бар», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле бүгенге көндә төбәк хакимиятләренә аларның мөмкинлекләрен тагын да киңәйтүче яңа вәкаләтләр билгеләнүен искә төшерде. «Үзгәрешләр муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарын формалаштыру һәм район җитәкчеләрен сайлау тәртибенә, җирле әһәмияткә ия булган өстәмә сорауларны авыл җирлегенә беркетү, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне билгеләү, шәһәрара бүленештәге шәһәр округларын барлыкка китерү мәсьәләләренә кагыла. Төп бурыч – вәкаләтләрне тапшыру өлкәсендә һәр төбәккә оптималь модель табу һәм финанс чыганакларын төгәл билгеләү», - дип белдерде Михаил Бабич.
Аның фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика катлаулы икътисадый шартларда да җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, Казанда җирле үзидарә үсеше буенча округ консультатив советы киңәшмәсе башкарылган эшләр турында фикерләр уртаклашу һәм алдагы эш өчен тәкъдимнәрне бергәләп тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирә.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның уңышы – дәүләт һәм муниципаль программаларының берсен-берсе тулыландырып гамәлгә ашырылуында. «Гражданнарның яшәү дәрәҗәсен алга җибәрү – безнең уртак максатыбыз. Татарстанның район һәм шәһәрләрендә муниципаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән берничә федераль һәм республика программалары уңышлы гына гамәлгә ашырылып килә. Әлеге программалар авыл җирлегендә мәдәният йортларын, машина юлларын төзү, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, спорт мәйданчыклары, җирле полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзүдән гыйбарәт. 2015-нче елга бюджетны формалаштыруда авырлыклар булса да, без төп программаларны гамәлгә ашыруыбызны дәвам итәчәкбез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагы, төзекләндерү һәм юл төзелеше Татарстан өчен бик мөһим, дип ассызыклады ул. «Соңгы җиде елда Татарстанда гомуми бәясе 39 миллиардны тәшкил итүче 11852 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән. Төзекләндерүгә килгәндә, 2015-нче ел Республикабызда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Муниципаль берәмлекләрнең һәм гражданнарның актив катнашуы, бизнесны җәлеп итү төзекләндерү тармагын яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрәчәк»,- дип белдерде Р. Миңнеханов.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстанда муниципаль идарә системасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм федераль законнар җыелмасындагы таләпләргә туры килә.