Идел буе шәһәрләре җитәкчеләренә ТКХ өлкәсендә идарә итү буенча Казан тәҗрбәсе турында җиткерделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Бүген Идел буе федераль округында җирле үзидарә үсеше буенча оешкан Консультатив округ советы утырышы катнашучылары торак йортларда һәм социаль өлкәгә караган объектларда энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелегенә ирешү, ТКХ өлкәсендәге контрольне оештыру буенча Татарстан башкаласы тәҗрибәсе белән танышты.
Проектлар мэрларга һәм Идел буе шәһәрләре администрацияләре җитәкчеләренә Казанның Яңа Савин районындагы 7-нче номерлы гимназиясендә тәкъдим ителде. Билгеле булганча, 7-нче номерлы гимназия энергияне янга калдыру буенча тәҗрибәнең актив катнашучысы булып тора.
“Казан энергия сервисы” МУП директоры Евгений Чекашов семинарда катнашучыларга җиткергәнчә, Казанга энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә лидер булу өчен берничә ел гына кирәк булган. Әлеге юнәлештә ирешелгән уңышларның берсе – үзәк җылылык тапшыру пунктларын бетерү буенча шәһәр программасын булдыру һәм кулланучыларны автоматлаштырылган индивидуаль җылылык тапшыру пунктларына күчерү.
Е.Чекашов сүзләренә караганда, автоматлаштырылган индивидуаль җылылык бирү пунктларын урнаштыру, үзәк җылылык тапшыру пунктларын реконструкцияләүгә һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыруга караганда, күпкә арзангарак чыга. Йортларда җылылык төеннәрен урнаштыру халыкны җылылык белән генә тәэмин итеп калмый, җылылык белән шәхсән көйләү мөмкинлеге дә булдыра.
“Шәһәрнең барлык бюджет учреждениеләрендә аудит уздырылган һәм энергияне саклый торган заманча җайланма урнаштырылган: исәп-хисап җайланмалары, һава торышына автоматик җайлашу төене”, - дип билгеләде Е.Чекашов. Моннан шәһәр бюджеты коммуналь түләүләрне башкарган вакыттагы янга калдырган экономия нәтиҗәсе 146 мең Гкал булган яисә 165 миллион сум.
“Юлны баручы җиңәр. 2006 елда без “Казан энергия сервисы үзәген” булдырдык, шәһәрдә энергияне янга калдыру төшенчәсе гомумән юк иде. Бүген исә без халык акчасын һәм шәһәр бюджетын янга калдыра алабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шулай ук “Торак-коммуналь хуҗалык һәм тышкы төзекләндерүне карап тоту кебек шәһәр программаларын тормышка ашыру буенча техник күзәтчелек хезмәте” МУП директоры Асия Гудзь да тәҗрибәсе белән уртаклашты. Оешма капиталь һәм агымдагы ремонтка бүлеп бирелә торган средстволарны үзбилгеләнеше буенча куллануны, инженерлык корылмаларын һәм челтәрләрен, шулай ук әлеге объектларга капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү программаларын контрольдә тота. Шул рәвешле МУП төзелеш стандартлары сыйфатын үстерергә һәм киләчәктә ремонт эшләрендә киләсе чыгымнарны киметергә булыша. “Башка шәһәрләрдә моның булмавын белгәч, гаҗәпләндем мин”, - дип билгеләде әлеге структураның муниципаль эш өчен әһәмиятлелеген Илсур Метшин.
Казанның Административ-техник инспекция идарәсенең үзенчәлекләре турында аның җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов сөйләп үтте. Административ-техник инспекция идарәсе төзекләндерү өлкәсендәге муниципаль норматив хокукый актларның тәртибен саклауны һәм шәһәр территориясендәге төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрүне күзәтеп бара.
Илсур Метшин шуны да искәртеп үтте, Казанга бүгенге көндә Идел буе шәһәрләре Ассоциациясен җитәкләү вахифасы ышанып тапшырылган. “Без моңа зур җаваплылык белән карыйбыз һәм теләсә кайсы бюджетны алып бара алырлык тәҗрибә белән уртаклашырга телибез”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр җитәкчесе, барлык тыңланылган өч доклад халык белән эшләүдә һәм халык өчен эшләүдәге механизмнарны ачканлыгын ассызыклады.
Соңыннан Мэр Идел буе шәһәрләре ассациациясе эше планы кысаларында 2015 елга белем бирә торган семинарлар планлаштырылган, биредә барлык проектлар да җентекләп каралачак, дип ышандырды.