Идел буе шәһәрләре җитәкчеләренә шәһәрлеләрнең ТКХ өлкәсендәге проблемаларын чишү өчен уникаль интернет-ярдәмчене кертү тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Бүген Казанда Идел буе федераль округында җирле үзидарә үсеше буенча Консультатив округ советының утырышы катнашучылары “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе мисалында Татарстан башкаласының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштылар. Мэрларның һәм Идел буе шәһәрләренең администрацияләре вәкилләренең игътибарын “Ачык Казан” уникаль IT-проекты җәлеп итте, әлеге проект халыктан килгән заявкаларны кабул итү һәм аларны башкаруны үтәкүренмәле һәм нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирә. ТКХ өлкәсендәге көндәлек проблемаларны чишкәндә, әлеге проект ничек ярдәм иткәнлеге турында коллегаларына Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
“Уңайлы йорт” ҖЧҖ идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев катнашучыларга ишегалларны төзекләндерү һәм подъездларда энергияне саклый торган утларны урнаштыру турында сөйләде, алар энергияне куллануны берничә тапкырга кыскартырга ярдәм иткәннәрен билгеләп үтте.
Илсур Метшин, идарәче компания буенча оештырылган зур булмаган экскурсияне үткәннән соң, “Уңайлы йорт” – шәһәр өчен типик булган идарәче компания, аның карамагына төрле йортлар, шул исәптән иске торак йортлар да кергәнлеген билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, Казанда ТКХ өлкәсендәге реформаларны кертә башлаганда, идарәче компаниядә Татарстан башкаласының торак фондына гына характерлы түгел, ә бөтен Россиядә күзәтелгән шактый күп проблема булган. Әмма бүген ирешелгән нәтиҗәләр үзләре өчен үзләре сөйлиләр: капиталь ремонт программасы кысаларында шәһәрдәге торак фондның 40%-ы ремонтланган, 2014 елда гына 178 йортта капиталь ремонт үткәрелгән, реформалар вакытында һәр өченче ишегалды яшелләндерелгән.
“Ачык Казан” – шәһәрнең бөтен ТКХ системасының нәтиҗәлелеген арттырырга; халык, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте өчен үтәкүренмәле система ясарга мөмкинлек биргән интернет-ярдәмче. Шәһәр Мэриясе булышлыгында эшләнгән порталда аерым бер фатирда, подъездда, йортта яисә яндагы территориядә килеп чыккан проблемага кагылышлы мөрәҗәгатьләрне генә калдырырга гына түгел, шул ук вакытта заявканы реаль вакыт режимында карау статусын белергә һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне башкарырга мөмкин.
Проектның барлык уңай яклары турында Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм “Fix” компаниясенең – “Ачык Казан” системалы продуктын әзерләүче – генераль директоры Тимур Хөснетдинов сөйләделәр.
Искәндәр Гыйниятуллин системаның 2011 елның декабрендә эшли башлавын җиткерде, ул вакытта тәүлек әйләнәсе эшли торган 236-4-123 күпканаллы телефон белән колл-центр булдырылган. Проект эзлекле рәвештә тормышка ашырылып килгән: бер микрорайоннан икенче бер районга, һәм, ниһаять, бөтен Казанны колачлап алган.
Әмма проектны эшләүчеләр ирешелгәндә генә туктап калмаска уйладылар һәм “Ачык Казан” проектының икенче һәм өченче модульләрен эшләгәннәр, алар ярдәмендә шәһәрлеләргә үзләренең көндәлек проблемаларын чишү тагы да җайлырак булачак.
“Шәһәр җитәкчесе буларак, миңа көн азагында шәһәр буенча күпме заявка эшләнмәгәнлеге мөһим, мин бөтен районнар буенча реаль картинаны күрәм”, - дип билгеләде Илсур Метшин. “Кешеләрне бигрәк тә хаксызлык борчый, кабул ителгән карарның дөреслеге турында ачыктан-ачык күренгән очракта, аның файдасына конкрет аргументлар булганда исә аралашу башлана”, - дип нәтиҗә ясады ул. “Ачык Казан” – без башкалар белән уртаклашырга әзер булган тәҗрибә”, - дип билгеләп үтте системаны тәкъдим итү ахырында Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Казаннан соң “Ачык шәһәр” беренче системалы продукт модуле Грозныйда һәм Әстерханда кертелде. Моннан кала, хәзерге вакытта проект Санкт-Петербургта, Мәскәү астында һәм Түбән Камада кертелә.