Тематик утырыш эшендә Михаил Бабич, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Хәзерге вакытта Казан ратушасында Идел буе федераль округында җирле үзидарә үсеше буенча округ консультатив советының пленар утырышы үз эшен башлап җибәрде. Ул Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында уздырыла.
Совет эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы, Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләре, җирле үзидарә буенча рәсәйкүләм һәм округ иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, округ төбәкләренең закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, муниципалилет башлыклары катнашалар.
Киңәшмә барышында муниципалитетларның торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү һәм юл төзелеше өлкәсендәге эшчәнлекләре мәсьәләләре, шулай ук җирле үзидарә системасын, РФ Бюджет кодексында һәм “Җирле үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында”гы Федераль законда үзгәрешләр барлыкка килү белән бәйле рәвештә, камилләштерү буенча фикер алышачаклар.
Бүген иртән Совет катнашучылары Казанның берничә объекты мисалында шәһәрнең ТКХ өлкәсендәге предприятие эшчәнлеге белән таныштылар. Аерым алганда, килүчеләр “Уңайлы йорт” идарәче компаниясендә булдылар, биредә аларга идарәче компания мисалында күпфатирлы йортлар белән идарә итү турында сөйләделәр, “Ачык Казан” системасын тәкъдим иттеләр.
Соңыннан 7-нче номерлы гимназиядә семинар узды, аның барышында торак йортларда һәм социаль өлкәгә караган объектларда энергияне саклау һәм энергияне янга калдыру, Казандагы торак йортларда бара торган капиталь ремонт буенча төзелеш контроле хезмәтләренең эшен һәм Административ-техник инспекция идарәсенең төзекләндерү кагыйдәләрен башкару буенча эшен оештыру турында сөйләнелде.
Казан ратушасындагы пленар утырыш барышында аның катнашучылары берничә сорауга тукталып үтәчәкләр. Аерым алганда, “Җирле үзидарә системасын камилләштерү турында: яңа мөмкинлекләр һәм мөмкин булган хәвеф-хәтәрләр”, шулай ук “Җирле үзидарә органнарының торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү һәм юл төзелеше өлкәсендәге мәсьәләләре”.
Фото shaimiev.tatar.ru сайтыннан.