Бүлек хезмәткәрләрен ачылыш белән Илсур Метшин һәм Артем Хохорин котладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казанның Совет районында капиталь ремонт үткәргәннән соң бүген 14-нче номерлы “Дәрвишләр” полиция бүлеге бинасы (Липатов ур., 3а) ачылды. Ачылыш тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников, 14-нче номерлы “Дәрвишләр” полиция бүлеге башлыгы Игорь Коробочкин, шулай ук “Зәңгәр күл” торак комплексы” ҖЧҖ директоры Расих Шаяхмәтов катнаштылар.
Казан Мэры Илсур Метшин яңартылган полиция бүлеге хезмәткәрләрен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады. Казан саклаучылары үзләренең эшләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаралар һәм югары күрсәткечләргә ияләр, дип билгеләп үтте ул.
Шәһәр җитәкчесе бинага капиталь ремонт ясау эшендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Полиция хезмәткәрләре үзләренең бурычларын лаеклы рәвештә башкара алсыннар өчен, шәһәр Мэриясе, Башкарма комитет һәм район башлыгы кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, дип билгеләп үтте ул. Казанлылар исеменнән хокук сагында торучыларга рәхмәт белдерде, уңышлы һәм имин хезмәт итүләрен теләде.
Эчке эшләр министры бүлек хезмәткәрләрен ачылыш тантанасы белән котлады. Артем Хохорин бүгенге көндә полицияләр эшли торган күп кенә биналарының канәгатьләнерлек хәлдә булмавын билгеләп үтте. Әйтик, “Дәрвишләр” полиция бүлегенә 30 еллап ремонт ясалмаган. Министр шәһәр һәм район хакимиятенә хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эше өчен лаеклы шартлар булдырганнары өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренә караганда, “Дәрвишләр” полиция бүлеге шәһәрдә иң яхшыларының берсе булып тора.
Кунаклар ремонтланган бинаны карап чыктылар. Илсур Метшин бүлектә эшләүче хезмәткәрләр белән аралашып алды, эш шартлары һәм хокук саклауны тәэмин итү эшендәге уңышлары белән кызыксынды.
Чарада бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Илсур Метшин һәм Артем Хохорин шулай ук яңартылган полиция бүлегенә оештыру техникасы берәмлекләре бүләк иттеләр.