Ике як бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү вариантлары хакында фикер алышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Ратушасында Франция Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Морис Рипер белән очрашты. Франция делегациясе Казанга бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү вариантлары хакында фикер алышу өчен килгән.
Очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин, Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, “Казан шәһәрендә туризм үсешенә ярдәм итү комитеты” МБУ директоры Евгения Лодвигова, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, шулай ук Татарстандагы француз компанияләре вәкилләре катнашты.
Илсур Метшин, кунакларны сәламләгән вакытта, Татарстан башкаласының тышкы факторларга карамастан, динамик темпта үсүен билгеләде. “Россиянең бер өлеше буларак Казанның рәсми затларның гына түгел, Франция бизнесы вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итүе шатландыра. Икътисадтагы барлык катаклизмнарга карамастан, Казан ышанычлы хәлдә үсә. Балалар туа, яшәү дәвамлылыгы арта, сәламәтлек саклау өлкәсенә зур акча инвестицияләнә. Шулай ук төбәкләр арасында торакны куллануга тапшыру буенча да әйдәп барабыз. Әлеге күрсәткечләр буенча шәһәрнең үсү динамикасы һәм гражданнарыбызның тормышы хакында да фикер йөртергә була. Без бәхетле”, - дип билгеләде Мэр.
Жан-Морис Рипер, үз чиратында, Франция делегациясе исеменнән шәһәр башлыгына ачык йөз белән каршылаганга рәхмәтен белдерде һәм Казан белән Франциянең төрле өлкәләрдә хезмәттәшлеге бәйләгәнен билгеләде. “Бәхетле кешеләр шәһәренә килүебезгә шатмын. Безгә монда ошый. Шәһәрнең матурлыгы тәэсир итәрлек. Архитектура мирасын саклауга да зур әһәмият бирелә, бу исә французлар күңеленә хуш килә. Франция һәм Россияне күпьеллык һәм төрле яклы хезмәттәшлек берләштерә. Татарстан һәм Казан илебездә уртак проектлар гамәлгә куюга бәйле рәвештә билгеле”, - дип ассызыклады Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе.
Жан-Морис Риппер фикеренчә, Казанның һәм Франциянең тарихында һәм үсешендә уртак яклар шактый – бай мәдәни һәм тарихи мирас, туучыларның күп санда булуы, этник һәм мәдәни күп төрлелеге.
Очрашу барышында француз компанияләре вәкилләре Мэрга шәһәр территориясендә тормышка ашырып булган берничә инвестицион проект тәкъдим итте. Бу – энергия саклау, медицина, берәмләп сату һәм сәнәгать өлкәсендәге проектлар. Илсур Метшин очрашу катнашучыларын Казанның инвестицияләргә шат һәм хезмәттәшлеккә ачык булуына ышандырды. Очрашу ахырында ике як бүләк белән алмашты.