Казан шәһәре Думасы депутатлары 14 мәсьәлә карап тикшерәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Казан шәһәре Думасының XL сессиясе быел 25-нче декабрь көнне узачак. Сессия эше Ратуша бинасында узачак һәм 10.00 сәгатькә планлаштырылган. Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге Казан шәһәре Думасы Президиумының утырышында шундый карар кабул ителде.
Казан шәһәре Думасы Президиумы карары нигезендә, булачак сессиядә депутатлар түбәндәге 14 мәсьәләне карап тикшерәчәк:
Казан шәһәрендә берәмләп сатуны оештыру турында;
РФ ЭЭМ Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгының хисабы;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы чор 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларга Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының закон чыгару инициативасы турында;
Казан шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп учреждениеләрен төзү эшләрен проектлаштыру буенча җирле нормативлар хакында;
Парковка урыннарының исәпләү саныннан шәһәр төзү проектлаштыруының җирле нормативлары турында;
Казан шәһәре Думасының Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Төзелеш белән бәйле булмаган максатларда җир биләмәләрен алу тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
Шәһәр составына керә торган өлешләренә исемнәр бирү турында;
Казан шәһәре Думасының 2015 елга эш планы турында;
Депутатларның округларда сайлаучылары алдында хисаплары турында;
Төрлесе.
Моннан тыш, Президиум утырышы барышында депутатлар Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенең урынбасары, Оештыру идарәсе башлыгы Андрей Талмановның Казанда территориаль җәмәгать үзидарәсенә (ТҖҮ – ТОС) ярдәм итү турындагы докладын тыңлап уздылар. Докладтан соң Президиум әгъзалары Казан шәһәре Думасы депутатларын ТҖҮ органнарына эшне оештыруда ярдәм күрсәтү өчен беркетергә дигән карар кылды. Казан шәһәренең Башкарма комитетына ТҖҮ эшчәнлегенең оештыру һәм матди-техник тәэмин ителеше чараларын билгеләргә һәм аның эшенә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кушылды.
Шулай ук депутатлар бер тавыштан Казан шәһәре Думасы Президиумының “ТР Президентының 2014 елга ТР Дәүләт Советына булган мөрәҗәгатьнамәсендә булган Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча төп чаралар планы турында”гы карары карарын контрольдә төшерергә карар кылдылар, чөнки план нигездә үтәлгән.
Моннан тыш, утырыш барышында Казан шәһәре Думасы депутатларының Казанның социаль коммерцияле булмаган оешмаларында попечительләр һәм күзәтү советларының эшчәнлегендә катнашуы мәсьәләсе, шулай ук Думаның 2015 елга эш планы карап тикшерелде.