Ел ахырына кадәр салым булмаган керемнәр күләме өч миллиардка кадәр җитәр дип өметләнәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). 2014 елның 15-нче декабре мәгълүматлары буенча, Казан бюджетына 2,6 миллиард сум салым булмаган керемнәр кергән. Бүген шундый мәгълүматны эшлекле дүшәмбе вакытында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин китерде.
Аның сүзләренә караганда, перспектив план кысаларында комитет алдына 2,7 миллиард сум салым булмаган керем кертүне тәэмин итү бурычы куелган булган. “24-26 декабрьдә булачак торгларны исәпкә алганда, без ел ахырына кадәр өч миллиардка кадәр суммада салым булмаган керем булыр дип өметләнәбез”, - диде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе.
Докладчы шәһәр бюджетына салым булмаган керемнәрне китергән кертемнәрнең төп статьяларын атап үтте. Агымдагы елда җир участокларын арендага тапшырудан шәһәр бюджеты 1 миллиард сум алган. Күчемсез милекне арендага тапшырудан – 300 миллион сум. Ратмир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, арендага тапшырыла торган биналар саны кимесә дә, бюджетка кергән аренда түләүләре арта бара икән.
Ратмир Шәйдуллин шулай ук муниципаль милекне сатудан кергән керемнәрнең күләме 600 миллион сумны тәшкил иткәнлеген хәбәр итте. 2014 елда җир участокларын сатудан кергән керемнәрнең күләме узган елгыга караганда 10%-ка арткан. Җир участокларын сатудан барлыгы 650 миллион сум кергән.
Илсур Метшин Җир һәм милек мөнәсәбәтләре ел дәвамында системалы эш алып барды, аның нәтиҗәсе дә күренеп тора дип белдерде. Барлык мөмкин булган акцияләр, милек комплекслары, аерым биналар тормышка ашырылачак, шуңа күрә мондый керемнәргә киләсе елда өметләнергә ярамый. “Доллар һәм евроның хәзерге курсы эшмәкәрләр, физик һәм юридик затлар өчен муниципаль милекне сатып алуда теләкләрен арттырган. Безгә бу ситуация ошый, чөнки кешеләр үзләренең акчаларын, саклау максаты белән, күчемсез милеккә салалар”, - дип бүлеште шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры киләсе елда шәһәр казнасына керемнәр артыр дигән ышанычын белдерде. “Без Казанның туристик бренды өстендә бик каты эшлибез, килүче туристларның санын арттырабыз”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.