Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.
Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, Казан Мэры Илсур Метшин министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
«Милләтара һәм конфессиональара конструктив хезмәттәшлек – республиканың уңышлы үсеше шартларының берсе, - дип белдерде Татарстан Президенты, утырышны ачып. – Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты».
Рөстәм Миңнеханов миграцион процессларның глобаль көчәюен, җәмгыятьнең күп мәдәниятләрдән торуын, төрле мәдәниятләрнең үзара аңлашуын билгеләп үтте. Татарстан, аның сүзләренчә, яшәү өчен уңайлы, шул ук вакытта республикага чит идеологияләр һәм экстремистик агымнар да үтеп керә. Бу мәсьәләләр һәрвакыт Татарстан Республикасы җитәкчелеге контролендә.
Р.Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2014 елның ноябрендә Россия Федерациясе Иминлек советы утырышында экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирде.
Процессларны тулысынча аңлау өчен, аның сүзләренчә, төрле милли һәм социаль төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләргә даими рәвештә мониторинг һәм анализ ясауны кертергә кирәк. Бу галимнәрдән, шул юнәлештә эшләүче белгечләрдән аерым тырышлык таләп итә һәм хакимият органнарының, граждан җәмгыяте институтларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының нәтиҗәле хезмәттәшлегенә бәйле.
«Нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә бу юнәлештә төгәл эш алып барылырга тиеш, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Ситуацияне гел контрольдә тотарга кирәк».
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко үзенең сәламләү сүзендә Татарстанның милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклап калу буенча уңышлы эшен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне мониторинглауның комплекслы системасы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президенты Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады.
2014 елда максатчан программаларны һәм милли сәясәт ярдәмче программаларын гамәлгә ашыруга, шулай ук терроризмны профилактикалауга республика бюджетында 330 млн. сум каралган, 310 программа чаралар планлаштырылган.
Үзенең чыгышында А.Терентьев милли сәясәт өлкәсендәге ситуацияне мониторинглау зарурлыгын ассызыклады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан кайбер аналитик докладларны тәнкыйтьләп үтте. «Бездә экстремизм проблемалары турында ачыктан-ачык язалар – бу плюс, без мәгълүматны яшереп калмыйбыз һәм экстремизмга каршы ачыктан-ачык көрәшәбез, - дип саный Р.Миңнеханов. – Нәтиҗәдә без шундый рейтинглар буенча артта барабыз».
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин экстремизмга каршы көрәш буенча эчке эшләр органнары эше турында сөйләде.
2014 елда Татарстанда экстремистик характердагы 50 җинаять ачылган. Җинаять җаваплылыгына «Хизб-Ут-Тахрир» оешмасының 12 әгъзасы һәм башка экстремистик оешмаларның 10 әгъзасы тартылган.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгының «экстремистик күренешләр» категориясен «Халык контроле» системасына кертү тәкъдимен хуплады, бу система аша гражданнар мондый очраклар турында хокук саклау органнарына хәбәр итә алачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты хокук саклау органнарын һәм бүтән структураларны мигрантлар белән системалы эшләргә өндәде. «Мигрантлар үзләрен уңай хис итәргә тиеш, алар безнең җәмгыятькә кереп китәргә, үз анклавларын оештырмаска тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш барышында нотыклар белән Казан Мэры Илсур Метшин, эксперт бергәлеге вәкилләре чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Утырыш азагында Татарстан Президенты тагын бер кабат әлеге теманың мөһимлеген билгеләп үтте, муниципалитетлар роленә басым ясады. «Бу тема – факультатив кына түгел, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Безнең муниципаль берәмлекләр бу юнәлештә һәр көн саен эшләргә тиеш».
Фоторепортаж