Яңа ел алдыннан, Татарстан башкаласында гадәттәгечә автомобиль хәрәкәте арткан вакытта, юл хезмәтләренә юлларны кардан һәм боздан чистартуга мөмкин булган кадәр көч куярга кирәк, дип саный шәһәр җитәкчесе.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Яңа ел алдыннан, Татарстан башкаласында гадәттәгечә автомобиль хәрәкәте арткан вакытта, юл хезмәтләренә юлларны кардан һәм боздан чистартуга мөмкин булган кадәр көч куярга кирәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Казан Башкарма комиетты Җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, декабрь башыннан Казанда 18 мм явым-төшем булган (норма күрсәткече – 38 мм).
Узган атнада тәүлегенә 412 техника берәмлеге чыккан, 29 мең тонна кар чыгарылган.
“Кыш башланганнан бирле 46 мең тонна кар чыгарылган, эшнең төп өлеше узган атна барышында башкарылды. Юлларда бозлавыкка юл куелмады, әмма тротуарларны карап тоту буенча шелтәләр бар”, - дип белдерде Игорь Куляжев. Ул бүгенге көндә барлык шәһәр хезмәтләре, нигездә, бозлавык булмасын өчен тротуарларны чистарту эшен дәвам итү белән мәшгуль икәнлеген билгеләде. “Объектларда көн саен 500-ләп юл эшчесе һәм 30 кече механизация техникасы эшли”, - диде Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов кышын АТИИ белгечләренең контроле беренче чиратта шәһәр халкы тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хокук бозуларны ачыклауга билгеләнгәнлеген сөйләде. “Идарә хезмәткәрләренең төп бурычы шәһәр территорияләренең сыйфатлы чистартылган булуын тикшерү, тротуарларны һәм тукталышларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү, биналарның түбәләрен вакытында кардан чистартылган булуын тикшерү булды”, - дип сөйләде АТИИ башлыгы. Аның сүзләренә караганда, кыш башланганнан бирле 29 хокук бозу очрагы теркәлгән, аларга карата беркертмәләр төзелгән. Әлфир Шәмсетдинов шулай ук бүгенге көндә Казанда рөхсәтсез кар җыю урыннары ачыкланмавын хәбәр итте.
Илсур Метшин Казанның МУПлары бүгенге көндә субподрядчылар ярдәменә мөрәҗәгать итмичә, территорияне кардан чистартып торуны үз көчләре белән булдырырга теләүләрен билгеләде. “Субподрядчыларны киметү теләге әйбәт, әмма моңардан җыештыру сыйфаты зыян күрергә тиеш түгел”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул алда территориягә кышкы хезмәт күрсәтүнең кимендә 3 ай булуын билгеләде. Шәһәр башлыгы шәһәр хезмәтләренең көче җитмәгән урында субподрядчыларны җәлеп итәргә кушты.