“Смена” заманча мәдәният үзәгендә узган китап ярминкәсендә Казан укый торган шәһәр статусын раслады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Бүген “Смена” заманча мәдәният үзәгендә узган китап ярминкәсе укый торган шәһәр статусын раслады. ТР башкаласы Мэриясе булышлыгында узган чара беренче интллектуаль әдәбият шәһәр фестивале кысаларында узды. Ярминкәдә Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Азат Абзалов катнаштылар.
Кичә язучы Виктор Ерофеев белән очрашудан ачылган Интеллектуаль әдәбият фестивале үзенең мәдәни-мәгариф форматы белән Казан тамашачысының игътибарын җәлеп итте. Килүчеләр өчен лекторий оештырылган иде, бирегә Михаил Котомин, Гейдар Джемаль, Егор Ларичев, Борис Куприянов, Андрей Аствацатуров, Константин Мильчин кебек Россиянең алдынгы нәшриятчылары, публицистлары, язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.
Китап ярминкәсе белән беррәттән балалар өчен мастер-класслар зонасы эшләде, шулай ук Кирилл Гаршинның "Внутри грудной клетки” һәм Гамлет Зиньковскийның “Наедине с собой” дип исемләнгән сәнгать күргәзмәләре оештырылды. Бүген үк “Weltformat: швейцарский плакат в Казани” күргәзмәсе ачылышы була.
Өйлә вакытыннан алып “Смена”ның ишекләре ябылмады да: үзәккә йөзләгән казанлы агылды. Килүчеләр арасында студентлар да, балалы әниләр дә, костюмлы ир-атлар да, өлкән яшьтәге интеллектуаллар да бар иде – күңел ачар өчен түгел, аларның барысы да рухи яктан баер өчен килгәннәр.
Фестивальнең казанлыларның күңеленә хуш килүенә оештыручылар да чиксез шат иде. “Мондый масштабтагы беренче фестиаль бу. Узган ел без үткәргән беренче китап ярминкәсе башкачарак, камера фоматында гына иде. Ул вакытта күргәзмәләр дә, мастер-класслар да булдмады, бары тик лекторий гына оештырылган иде. Бу елда китап ярминкәсе интеллектуаль әдәбият фестивале форматына кадәр киңәйтелде, моңа нәшриятчылар да, ярминкәгә килүчеләр дә шат”, - дип сөйләде оештыручылар Роберт Хәсәнов һәм Кирилл Маевский.
Казан Мэры сүзләренә караганда, ноябрь аенда “Смена” үзәгендә булганнан бирле, әлеге мәйданчык танымаслык булып үзгәргән. “Әле ноябрь аенда гына биредә булдык, әлеге мәйданчыкта чүп-чар өеменнән башка берни юк иде. Бүген исә әлеге урын мәдәни, иҗади тормыш белән гөрли. Иң кыю идеяләрнең чынга ашуына шат мин. Вакыйгалы чаралар Казан өчен мөһим. Бүген без “китап кирәкме?” дигән сорауга җавап алдык. Ярминкәгә төрле яшьләрдәге казанлылар килүенә шат мин. Моның кадәр китап укучыларның саны шәһәрнең башкала дәрәҗәсе турында сөйли”, - дип билгеләде Мэр.
Ярминкәдә Россиянең иң актуаль 50 нәшрияты тәкъдим ителгән, аларның китаплары кибет челтәрләренә эләкми дә диярлек.
Интеллектуаль әдәбият фестивале һәм китап ярминкәсе Казандагы Мәдәният елын лаеклы рәвештә төгәлләү булып тора. “Казанда Мәдәният елы интеллектуаль әдәбият фестивале кебек шундый әһәмиятле вакыйга белән ябылуы бик тә күркәм. Китап, һичшиксез, кешене баета. Россия халкы һәрдаим күп укучы халкы белән дан тотты. Әлеге традиция беркайчан да бетмәс дип уйлыйм. Казанның да укырга ярата торган шәһәр булуы мөһим”, - диде Мэр.
Фестивальне оештыручыларга шәһәр җитәкчесе аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Илсур Метшин оештыручылар тарафыннан белдерелгән фестивальне елына ике тапкыр уздыру идеясен хуплады – кышын бина эчендә, язын – урамда. “Беренче коймакны төерле булды дип әйтеп булмый. Киләсе фестивальне язын үткәрергә тәкъдим итәм. Мәдәният елы тәмамлана, әмма Әдәбият елы башлана, һәм без алга таба да мондый фестивальләрне дәвам итәргә тиешбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәнгә, киләсе фестиваль тагы да әһәмиятлерәк булырга тиеш. Активрак булыгыз, идеяләрегезне кыярак җиткерегез”, - диде Мэр.