Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2015 ел Су спорт төрләре буенча ФИНА 16-нчы чемпионатының милли партнерлары белән ниятләр турында килешүләрне имзалау тантанасы уздырылды. «Автомобильләр» («АВТОВАЗ» ААҖ), «Банклар» («АК БАРС» БАНК), «Халыкара товарлар китереп тору» («Шенкер» ЯАҖ), «Вирустан яклау» («Касперский лабораториясе» ЯАҖ), «Таможня операцияләре кылу буенча хезмәт күрсәтүләр» («Система.Ит» ҖЧҖ) категорияләрендә партнерлар билгеләнде.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнаштылар.
«Су спорт төрләре буенча киләчәк чемпионат безнең өчен – спорт Россиясен бөтен дөньяга күрсәтү өчен тагын бер реаль мөмкинлек. Һичшиксез, мондый олы проектны гамәлгә ашыруда бизнес-структуралар ярдәме бик мөһим. Бу проектны эре милли һәм халыкара компанияләр хуплаганга мин бик шатмын», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов «Казан 2015» командасының яңа әгъзаларына.
Кунакларга һәм тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров та мөрәҗәгать итте.
Алты килешү төзелде. Оештыру комитеты ягыннан аларга Азат Кадыйров кул куйды. «АВТОВАЗ»дан компания президенты Бу Инге Андерссон, «АК БАРС» БАНК» ААҖдән – идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, «Шенкер» ЯАҖдән – спорт һәм күргәзмә вакыйгаларының логистика төркеме җитәкчесе Илья Медведский, («Касперский лабораториясе» ЯАҖдән - маркетинг буенча директоры Александр Ерофеев, «Система.Ит» ҖЧҖдән - генераль директоры Татьяна Губанова, «Планета Фитнес» ДКдән – үсеш буенча директоры Иван Войтко катнашты. Компанияләр вәкилләре проектта эшләү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр һәм бергәләп эшләргә әзер булуларын әйттеләр.
Тантана тәмамлангач, Азат Кадыйров һәм Бу Инге Андерссон журналистлар сорауларына җавап бирделәр.
Чемпионат кысаларында Оештыру комитетында катнашучылар һәм аның вәкилләрен йөртү өчен 220 «Лада» автомобиле эшләячәк. Бө – «Лада Гранта Лифтбек», «Лада Калина Кросс» һәм «Лада Ларгус Кросс», – диде Бу Андерссон.
Фоторепортаж
Видеорепортаж