Медиаиндекска Казан Мэрының “Новая волна”ны ТР башкаласына күчерү мөмкинлеге һәм туризмны үстерү турындагы белдерүләре йогынты ясаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы 2014 елның ноябрь ае өчен Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында чираттагы медиарейтингны әзерләде.
Ай нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингында кабат беренче урынга чыкты. Ноябрь аенда федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 1570,17 пунктны тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасы депутатлары исеменнән РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга һәм “Новая волна” халыкара яшь башкаручыларның популяр музыка конкурсы президенты Игорь Крутойга әлеге бәйгене Казанда үткәрү тәкъдиме белән рәсми хат язды. Шулай ук ТР башкаласы җитәкчесе Казанда туризмны җәелдерүгә Россия туристларының икътисади һәм сәяси тотрыксызлык аркасында чит илләргә азрак чыгуы йогынты ясавын белдерде. Аның белдерүенчә, күпләр альтернатива буларак Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанны сайлый алалар.
Ноябрь медиарейтингының икенче урынында – Пермь шәһәре Мэры Игорь Сапко (673,94 пункт), өченче урында – Саратов шәһәре башлыгы Олег Грищенко (480,41 пункт), дип хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 21500 чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары администрациясе башлыклары һәм башкала җитәкчеләре кергән.