Илсур Метшин ачык мәгълүматлар порталының үсеш перспективалары һәм ТКХ өлкәсендәге планлаштырылган IT-яңалыклар белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). “Ачык Казан” проекты – ТКХ өлкәсендә интернет-ярдәмче – шәһәр халкының көндәлек проблемаларын хәл итүдә уңайлы инструментка әверелде. Система эшләгән дәвердә Татарстан башкаласы халкы 825 меңнән артык заявка калдырган, шуларның күбесе үтәлгән. Проект кысаларындагы булачак яңалыклар, шулай ук порталны үстерүнең перспективалары хакында Татарстан башкаласы җитәкченә Мэрның IT мәсьәләләр буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев Казанның IT-үзәгендәге эшлекле очрашу барышында сөйләде. Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов һәм “Банк Казани” директорлар советы рәисе Оскар Прокопьев катнашты.
Дмитрий Еремеев хәбәр иткәнчә, “Fix” IT-компаниясе офисында “Ачык шәһәр” система продуктының икенче һәм өченче этапларын эшләү бара, монда ук системаны эшләүчеләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үз проектларын эшләп башкаралар. Гамәлгә куелган уңышлы проектлар арасында “Ачык Казан”ны билгеләп узарга кирәк, ул ТКХ шәһәр системасының эш нәтиҗәлелеген арттырды, казанлылар, идарәче компанияләр һәм ТМИ өчен “үтә күренмәле” итте.
Шәһәр Мэриясе ярдәме белән эшләнгән порталда аерым бер фатирда, подъездда, йортта яисә якындагы территориядәге теләсә кайсы җитешсезлек турында әйтеп кенә калмыйча, заявканың үтәлү барышын күзәтергә һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләргә мөмкин. Проектның беренче модуле 2011 елның декабрь аенда эшли башлады.
Проектны эшләп башкаручылар “Ачык Казан” проектының икенче модулен эшләү тәкъдиме белән чыгыш ясады, бу шәһәрлеләргә ТКХ өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәт сыйфатын контрольгә алырга ярдәм итәчәк.
Очрашу кысаларында шәһәр башлыгына IT-компаниянең башка проектын – ачык мәгълүматлар порталы турында да сөйләделәр. Порталның эшләп башкаручысы Антон Тараев искәртеп узганча, ачык мәгълүматлар – оешма һәм дәүләт органнары тарафыннан бирелә торган мәгълүмат, аны бизнес-мәсьәләләрне чишкәндә дә, шул ук вакытта халыкны хәбәрдар тотар өчен дә кулланып була.
Хәзерге вакытта бу елның җәендә сынау режимында эшләтеп җибәрелгән сервиста халык кулланучылар базары һәм хезмәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, телекоммуникацияләр, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, тышкы реклама һәм мәгълүмат урнаштыруга кагылышлы мәгълүматларны таба алалар. Порталда төрле форматтагы мәгълүмат җыелмалары бар.
Ул шулай ук проект сынау режимында гына эшләсә дә, порталга инде күпләгән кызыксынучы проектны эшләп башкаручылар мөрәҗәгать иткәнлеген, алай гына түгел, ачык мәгълүматлар нигезендә эшли торган берничә сервис булдырылганлыгын җиткерде. Д.Еремеев киләчәктә мәгълүматларны җыюны санын үстерү планлаштырылганлыгын сөйләде, шул рәвешле аларны даими яңартып һәм порталда урнаштырылган мәгълүматның актуальлеген сакларга мөмкинлек булдырылачак.
Тәкъдим итү ахырында Илсур Метшин тиздән казанлыларны көтәчәк ИТ-яңалыкларны раслады, һәм проектны эшләп башкаручыларга яңа ресурсларны тормышка ашыруда һәм кертеп җибәрүдә уңышлар теләде.