Беренче йортны һәм балалар бакчасын киләсе елның августында тапшыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Казанның Киров районында урнашкан Залесный бистәсендәге “Салават күпере” торак комплексының беренче 11 йортын эксплуатациягә тапшыру 2015 елның дүртенче кварталында башланырга тиеш: беренче йортны киләсе елның август аенда тапшыра башлаячаклар. Бу вакытка кадәр комплекс территориясендә транспорт һәм социаль инфраструктура әзерләнәчәк: 7 яңа юл салыначак һәм беренче балалар бакчасы тапшырылачак. Төзелеш эшләренең барышы турында бүген Казан Мэры Илсур Метшинга күчмә киңәшмә вакытында җиткерделәр.
Шәһәр җитәкчесе белән бергә төзелеш мәйданчыгын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин һәм проектны тормышка ашыруда катнаша торган төзелеш компанияләре вәкилләре катнаштылар.
Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгында дүрт подрядчы эшли: “Ак таш” ҖЧҖ, “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ, “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “ПСО “Казань” ҖЧҖ. Беренче чират кысаларында 4 квартал төзеләчәк, алар үз эченә гомум мәйданы 384 мең кв.метр булган 22 йорт һәм 6426 фатирны ала.
Илсур Метшин беренче йортларның төзелешен билгеләнгән вакытта бетерергә кушты. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, билгеләнгән вакытка сыешу өчен, инженерлык челтәрләрен тоташтыру һәм үткәрү мәсьәләләре белән ныгытып эшләргә кирәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, хәзерге вакытта газ торбаларын чыгару буенча әзерлек эшләре бара.
Илсур Метшин фикеренчә, казанлыларның социаль ипотека буенча фатирлар алуы әһәмиятле мәсьәләләрдән кала бирә. Шәһәр җитәкчесе әлеге программа буенча чират нинди стадиядә булуы белән кызыксынды. “Салават күпере”нең беренче чираты тапшырылуга социаль ипотекада булган чират бетә диярлек. “Бүгенге көндә Казанда торак алу өчен чиратта 7900 гаилә тора. Якынча исемлектән төп исемлеккә 2189 гаилә күчерелгән, якынча исемлектә 3190 гаилә бар әле. Калган гаиләләрне төп исемлеккә күчерү эше комплексның икенче чиратын төзи башлагач башлана дип ышандыра “Дәүләт торак фонды”, - дип билгеләде Марсель Габделхаков.
Йортларны салу белән бергә транспорт инфраструктурасын проектлау да тормышка ашырыла. Торак комплекс территориясендә 7 автоюл салыначак, шул исәптән Горький шоссесы юлына алмаш юл да.
“Салават күпере” микрорайонында юл һәм торак кына түгел, ә социаль инфраструктура объектларын да төзү планлаштырыла. Подрядчыларның берсе – “ГрэйтСтрой” – республика программасы буенча инде беренче балалар бакчасын төзү эшен башлады. Объект беренче йортны кулланышка тапшырган вакытта тапшырылачак, бәлки, иртәрәк тә - 2015 елның 1-нче июлендә үк. Соңыннан территориядә тагы бер балалар бакчасы булдыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Залесный бистәсендәге 400 га мәйданлы “Салават күпере”нең төзелеше агымдагы елның май аенда башланды. План проекты “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предпрятиесе тарафыннан “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасы заказы буенча эшләнгән.
Торак комплекста 1,5 млн. кв.метр торак төзеләчәк, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да. Төзүчеләрнең планы буенча, “Салават күпере” 50 мең халкы булган һәм үзенең эшлекле һәм административ үзәге булган шәһәргә әйләнергә тиеш. Комплексның үзенең җәелдерелгән транспорт һәм социаль инфраструктурасы булачак, ул 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп, 7 юл һәм берничә паркингтан торачак.
(Б)