Торак йортларда автоматлаштырылган җылылык төеннәрен урнаштыру халыкка 25%ка кадәр энергияне янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казанда үзәк җылылык бирү пунктларын ликвидацияләү буенча шәһәр программасын тормышка ашыру һәм кулланучыларны автоматлаштырылган индивидуаль җылылык бирү пунктларына күчерү дәвам итә. Шәһәрнең Мәскәү районындагы Ак.Королев урамы буенча 2-нче номерлы торак йорт подвалында урнашкан шундый пунктларның берсендә бүген Казан Мэры Илсур Метшин булды.
Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров, "Генерирующая компания” ААҖ директоры Раузил Хазиев, “Казанский энергосервисный центр” МУП директоры Евгений Чекашов, “Заречье” идарәче компаниясе директоры Олег Калимов һәм башкалар озата йөрде.
Торак фонд һәм башка объектларны җылылык белән тәэмин итүне оптимизацияләүгә юнәлтелгән программа 2014-2016 елларга исәпләнгән. Татарстан башкаласында үзәк җылылык тапшыру пунктларыннан автоматлаштырылган индивидуаль җылылык бирү пунктларына күчү программасын тормышка ашыру белән “Генерирующая компания” ААҖ шөгыльләнә. Индивидуаль җылылык төеннәренә күчкән вакытта барлык үзәк җылылык тапшыру пунктлары да бетереләчәк, шул исәптән Ак.Королев урамындагысы да. Хәзерге вакытта биредә инде барлык йортлар да күчерелгән һәм яңа елда тоташтырылачаклар.
Автоматлаштырылган индивидуаль җылылык бирү пунктларын урнаштыру, үзәк җылылык тапшыру пунктларын реконструкцияләүгә һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыруга караганда, күпкә арзангарак чыга. Шуның белән беррәттән 4 торбалыдан 2 торбалы системага күчү бара, ягъни кайнар су белән тәэмин итүдә үткәргеч торбаларны эксплуатация һм ремонтлауга ихтыяҗ юк, шулай ук кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре буенча җылылык белән тәэмин итүне оештыруда югалтуларга юл куелмый.
Раузил Хазиев сүзләренә караганда, “Генерирующя компания”нең төп максаты – кварталь челтәрләрдән котылу, алар хәзерге вакытта тузганннар.
Казанда әлеге программа буенча 1700 күпфатирлы торак йортны күчерергә кирәк булачак. 20 үзәк җылылык бирү пунктларын эксплуатациядән чыгару һәм 264 кулланучыга кайнар су белән тәэмин итү өчен индивидуаль җылыткычлар урнаштыру планлаштырыла. 121 объектта җиһазларны монтажлау тәмамланган, эшләр 112 объектта бара.
Автоматлаштырылган индивидуаль җылылык тапшыру пунктларына күчү сыйфатлы хезмәтләрдән автомат режимда тоткарлыксыз файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Казан Мэры автоматлаштырылган индивидуаль җылылык тапшыру пунктларын үз өйләренә урнаштырган кешеләрнең түләүләре никадәргә төшәчәклеге турында кызыксынды. “Заречье” идарәче компаниясе директоры Олег Калимов сүзләренә караганда, 10%ка төшәчәк.
Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, автоматлаштырылган индивидуаль җылылык тапшыру пунктларын урнаштырган вакытта исәпкә алу төеннәрен урлау очраклары да юк түгел икән. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Мэрга әлеге проблеманы видеокүзәтү системасын урнаштыру юлы белән чишәргә тәкъдим ясады.
Автоматлаштырылган индивидуаль җылылык тапшыру пунктлары өчен видеокүзәтү системасы 36 мең сум тирәсе тора. Илсур Метшин фикеренчә, әлеге хезмәт өчен түләргәме-юкмы икәнлеген халык үзе тавыш бирү юлы белән хәл итәргә тиеш. “Камералар урнаштыру буенча карарны халык белән гомум җыелышларда хәл итәргә, шул рәвешле аларга әлеге саклау системасының мөмкинлекләрен күрсәтергә кирәк”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Якын көннәрдә үзәк җылылык тапшыру пунктларын автоматлаштырылган индивидуаль җылылык тапшыру пункталарына күчерү программасы Татарстан Президентына тикшерү өчен тәкъдим ителәчәк.