Коллегия эшендә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Татарстанда оешкан дәүләт яшьләр сәясәтен 20 ел гамәлгә ашыру эчендә бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган. Бүген мондый фикерне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында оешкан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 20 ел тулуга багышланган “Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм перспективалары” Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының коллегия утырышында әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге эш нәтиҗәләре һәм перспективалары турында төп нотык белән республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үткән 20 ел эчендә Татарстанда яшь буынны үстерү һәм аның проблемаларын хәл итү өчен күп эшләнгән: «Яшьләр турында» республика законы кабул ителде, аерым идарә органы булдырылды.
Татарстанда 1300 меңнән артык ял итү учреждениесе эшли, ел саен профильле сменалар системасында 200ләп программа эшләп килә , 212 мең бала савыктырыла.
2014 елдан алып 2016 елга кадәр чорда республика бюджетында балаларны савыктыру учреждениеләренә капиталь ремонтына ел саен 100 млн. сум бүлеп бирелә. Быел 13 ял итү учреждениесе яңартылды, бу Татарстан лагерьларының 12%ын тәшкил итә, 2015 елда - 17 лагерьда эшләр планлаштырылган.
Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, яшь талантларны эзләүнең уңышлы алымы – Россиядә бердәнбер «Созвездие-Йолдызлык» проекты.
Татарстандагы уңышлы проектлардан министр «Сәләт» интеллектуаль хәрәкәтен, «Тапкырлар һәм мәзәкчеләр клубын», эшләүче яшьләрнең телевизион фестивален, «Яшь дипломатия академиясен» атады.
Бүген республикада яшәү урыны буенча учреждениеләр системасына 23 муниципаль берәмлектәге 211 яшүсмерләр клубы, 17 яшьләр социаль хезмәте, 34 яшьләр үзәге эшли, аларга 500 мең бала йөри. Владимир Леонов Рөстәм Миңнехановка яшьләр сәясәте учреждениеләренә капиталь ремонт программасын эшләтеп җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте.
Россия Федерациясе Президенты юлламасында өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп яшь буынны әхлакый, граждан һәм патриотик тәрбияләүне атады. Владимир Леонов Рөстәм Миңнехановка Яшьләрне патриотик тәрбия буенча республика программасын раслаган өчен рәхмәт белдерде.
Министр «2025 елга кадәр Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәте нигезләре» концепциясен эшләтүне искә төшерде.
Чыгышы азагында Владимир Леонов Татарстан Республикасы Президентына яшьләр сәясәтенә игътибары өчен, шулай ук тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләргә 20 ел эчендә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Нотык белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та чыгыш ясады. Республика башкаласындагы дәүләт яшьләр сәясәтенең торышы турында Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Сергей Миронов сөйләде.
Россия Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Сергей Чуев үз чыгышында Татарстанны яшьләр сәясәте өлкәсендә лидер дип атады.
Коллегия азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исемен гамәлгә кую тәкъдимен хуплавын белдерде, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы мәсьәләсен өйрәнүне йөкләде. Шулай ук Татарстан Республикасы «Татарстан балалары» программасы эшен дәвам итәргә кирәк, дип белдерде, ул 2014 елда туктатылып торган. «Бу программа гел бездә эшләп килә иде һәм ул булырга тиеш», - диде Р.Миңнеханов.
Ул шулай ук яшүсмерләр клубларын ремонтларга акча бүлеп биреләчәген вәгъдә итте. Бер үк вакытта Рөстәм Миңнеханов ремонтка волонтерлар сыйфатында студент төзелеш отрядларын җәлеп итәргә өндәде, аларны кирәкле төзелеш материаллары һәм ашау белән тәэмин итәргә вәгъдә итте.
«Без кайвакыт яшьләр оешмалары эшләрен тиешенчә бәяләп бетермибез бугай, - дип белдерде Татарстан Президенты, чыгышын тәмамлап. – Әмма алар зур тәҗрибә туплады һәм алар бик күп дөрес һәм кирәкле эшләр башкаралар».
Рөстәм Миңнеханов дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләрен тармакның 20 еллыгы белән котлады һәм бләкләүләр тапшырды. Шулай ук ул «Сәләт» фондына һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә автомобиль ачкычлары бүләк итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.