Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә качаклар белән эш турында сөйләштеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Бүгенге көндә Казанда Украинадан күчеп килгән 3,5 меңнән артык качак бар. Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә качаклар белән эш турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова сөйләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе бинасында көн саен качаклар кабул ителә, аларга белгечләр тарафыннан консультация үткәрелә.
Урнаштыру пунктларында Федераль миграция хезмәте идарәсе, социаль яклау хезмәтләре, Мәгариф идарәсе, мәшгульлек үзәкләре вәкилләре эшли, алар качакларга шәһәрдә адаптацияләнергә булышалар. Шәһәрдәге мәшгульлек үзәкләре дә актив рәвештә эшлиләр. Барлык качаклар да җирле телефон операторларының сим-карталары белән тәэмин ителгән, материаль ярдәм алыр өчен счет ачылган.
Наталья Гречанникова сүзләренә караганда, качаклар белән эш барышында социаль адаптация булдыру төп юнәлеш булып тора. Мәктәп балалары канцеляр товарлар, портфель һәм мәктәп формалары белән тәэмин ителгән.
Казан Мэры Илсур Метшин качаклар белән эшнең әһәмиятлелеген билгеләп үтте. “Украинадагы ситуация – безнең уртак борчуыбыз. Качаклар даими рәвештә безнең игътибарда булырга тиешләр. Татарстан һәм Казан аларның уртак йорты булсын өчен, без барысын да эшләргә тиешбез”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, Гражданнарны саклау идарәсе каршындагы Казаннның эзләү-коткару отряды базасында гуманитар ярдәм күрсәтү пункты эшли: Сәйдәшев ур., 36. Шулай ук качакларга хәйрия счетына акча күчерү юлы белән дә ярдәм итеп була.