Депутатлар РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм композитор Игорь Крутойга әлеге популяр телевизион музыкаль фестиваль-бәйгене Татарстан башкаласына күчерү хакындагы рәсми хат әзерләргә карар кылдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXIX сессия утырышында депутатлар “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе Надыйр Хәйруллинның “Новая волна” бәйгесен Казанда үткәрү тәкъдимен хуп күрде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә депутатлар РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм композитор Игорь Крутойга әлеге популяр телевизион музыкаль фестиваль-бәйгене Татарстан башкаласына күчерү хакындагы рәсми хат әзерләргә карар кылдылар.
Депутат Надыйр Хәйруллин билгеләп узганча, “Новая волна” бәйгесен безнең илебездә, аерым алганда, Татарстан башкаласы – Казанда үткәрергә булыр иде. Ул җыелганнарга Латвиянең чит ил эшләр министрлыгының провокацион чикләү чаралары хакында искә төшерде, нәтиҗәдә аерым бер артистлар быел фестивальга кертелмәгән. Шулай итеп, быел Юрмаладагы “Новая волна” бәйгесенә Олег Газманов һәм Валерия катнаша алмаган. “Бу чараның сәясәт белән бернинди бәйләнеше юк, алар үз куллары белән икътисади яктан отыш алырга теләгән һәм үз халкы үк яраткан чараны бетерәләр”, - дип билгеләде депутат, җыелганнар каршында чыгыш ясап.
Фестивальнең Казанга “күченүе” хакындагы фикерне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Николай Рыбушкин да хуплады. Аның фикеренчә, мондый дәрәҗәдәге чараны үткәрү Казанны яңа дәрәҗәгә күтәрер иде. Моннан тыш, Казанда дөньякүләм масштабтагы чараны үткәрү өчен кирәкле шартлар һәм тиешле инфраструктура булдырылган.
Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары шәһәрне һәм аның халкын үзгәртте. Көчле спорт инфраструктурасы Казанны спортның җәйге төрләре башкаласы итте. Шуңа нигезләнеп, ТР башкаласы спортның су төрләре чемпионатын, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башка төр ярышларны үткәрү хокукына ия булды.
Ел саен шәһәребез туристларны җәлеп итә тора: кайчандыр Татарстан башкаласы елына туристлар кабул итүне 460 саныннан башласа, быел Казанда 1,8 млн артык турист булган. “Россиягә мондый эре чараларны үткәрә алуыбызны расладык”, - дип өстәде ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарын оештырган Игорь Крутойның Казан белән элеккеге дуслыгын ассызыклады, хәзерге вакытта композиторның иҗади төркеме спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылышын әзерли.
Депутатлар “Новая волна” бәйгесенең Казанда да бик уңышлы үтә алу фикердә килеште һәм Надыйр Хәйруллинның фикерен хупладылар.
“Фестивальне яңа дәрәҗәдә үткәрү, аны киңәйтү бурычын куярга тиешбез”, - дип шәрехләде депутатлар инициативасын Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы кичә Кытайның Хайкоу шәһәрендә шәһәр үсеше проблемаларын хәл итүдә муниципалитетлар арасында тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданлык булып торган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья советының утырышы тәмамланганын искә төшерде. “ОГМВ ярдәме белән “Новая волна” бәйгесендә катнашуга Азия илләрен дә катнаштыра алабыз. Без амбициоз максатлар куярга тиешбез: дулкын Европадан алып Азиягә кадәр үтәргә тиеш. Мөрәҗәгатебез игътибарсыз калмас дип ышанабыз”, - дип билгеләде Казан Мэры.
“Новая волна”ны үткәрү мәйданчыгы итеп Сочи һәм Калининград шәһәрләре дә карала. Тавыш бирү нәтиҗәсендә депутатлар РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм композитор Игорь Крутойга әлеге популяр телевизион музыкаль фестиваль-бәйгене Татарстан башкаласына күчерү хакындагы рәсми хат әзерләргә карар кылдылар.