Татарстан башкаласы Мэры Казан шәһәре Думасы депутатлары исеменнән В.Мединский һәм И.Крутой исеменә хат юллады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасы депутатлары исеменнән Россия Федерациясе мәдәният министры һәм яшь башкаручыларның “Новая волна” популяр музыка халыкара конкурсының президенты Игорь Крутой исеменә рәсми хат юллады.
«Хөрмәтле Владимир Ростиславович!
Хөрмәтле Игорь Яковлевич!
Казан шәһәре Думасының икенче чакырылышындагы 45 депутат сезгә “Новая волна” фестиваль-бәйгесен Россия территориясенә күчерү тәкъдиме мөрәҗәгать итә.
Без “Новая волна” яңа мөнәсәбәткә лаек икәнлегенә ышанабыз. Фестиваль Россиягә кайтырга тиеш!
Без Казанны “Яңа волна”ны үткәрү өчен яңа урын сыйфатында тәкъдим итәбез. Шәһәр фестивальнең оешкан һәм иң югары дәрәҗәдә уздырылуы өчен барлык көчен дә куячак, дип ышандырабыз!
Казанда моның өчен барлык шартлар да булдырылган. Уңайлы географик урнашудан, уңайлы транспорт юлы һәм матур табигатьтән кала, шәһәр заманча инфраструктурага ия.
Шәһәрнең тарихи үзәге, каралган урам һәм яшел зоналар, ресторан һәм кафелар, мәдәни һәм спорт үзәкләре – боларның барысы да Казанда Россия дәрәҗәсендәге генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдәге чараларны да үткәрергә мөмкинлек бирәләр.
Мондый глобаль чараларны оештыруның тәҗрибәсе дә бар бездә. Узган ел безнең шәһәрдә үткән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада – шундый мисалларның берсе. Казанда үтәчәк “Новая волна” да ел саен үткәрелә торган мәдәни Универсиада булыр, дип ышанып калабыз!
Казан Россиянең иң популяр туристик шәһәрләр исемлегенә керә. Әмма мондый вакыйга, һичшиксез, бөтен илдән фестивальне яратучыларны үзенә җыячак. Бездә һәркем өчен дә урын, ризык һәм ачык чырай табылачак!
“Новая волна” өчен Казан мәйданчыгының уникальлеге шунда ки, без әлеге проект өчен федераль бюджеттан өстәмә финанслау сорамыйбыз. Шәһәрдә бөтен кирәк булган әйберләр дә бар. Калганын без, җирле ресусрларга таянып, булдырырга әзербез.
Иң мөһиме: Татарстан – креатив, кунакчыл һәм бик тә җаваплы кешеләр республикасы. Безнең ватандашларыбыз төрле конкурсларда, шул исәптән “Голос” кебек иҗади бәйгеләрдә дә җиңеп киләләр!
Без җыр яратыбыз, “Новая волна”ны яратабыз, үзебезнең Россияне яратабыз!” – диелә мөрәҗәгатьтә.