Шәһәр җитәкчесе фестивальне Казанда уздыру инициативасының перспективалары турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). “Новая волна” фестивале Казан җәмәгатьчелегендә зур хуплау тапты. Бу исә ТР башкаласында музыкаль форум уздыру мөмкинлекләре зурдан булуын сөйли. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе кичә узган “Рубин” – “Динамо” матчында Казан җанатарлары үзенчәлекле флешмоб уздырганнарын билгеләп үтте – уен алдыннан трибунада “Казань за «Новую волну” язулы баннер элгәннәр.
Ул шулай ук ТР башкаласында фестивальне уздыру идеясе җәмәгатьчелектә социаль челтәрләрдә зур хуплау тапканлыгын, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында зур резонанс уятуын җиткерде.
“Новая волна” фестивален Татарстан башкаласында уздыру мөмкинлекләре бар, һәм алар начар дип әйтмәс идем. Безнең депутатларның инициативасына булышыр өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр җитәкчесе Казан шәһәре Думасы депутатлары исеменнән Россия Федерациясе мәдәният министры һәм халыкара яшь башкаручыларның “Новая волна” популяр музыка президенты Игорь Крутой исеменә рәсми хат юллаганын билгеләп үтте. “Әлегә җавап хаты көтәбез. Бүгенге көндә бер генә мәгълүмат бар: Игорь Крутой Яңа елга кадәр карар кабул ителәчәк, дип җиткерде”, - дип хәбәр итте Илсур Метшин.
“Новая волна” – мәдәни проект кына түгел. Без Юрмалада булдык, һәм әлеге конкурс аркасында аның инфраструктурасы 12 ел эчендә зур үсеш алган”, - диде шәһәр җитәкчесе.
“Казанда “Новая волна”ны уздыру бик мәртәбәле булачак, үзебез алдына зур бурычлар куябыз - әлеге конкурсның географиясен, телеаудиториясен һәм катнашучылар аудиториясен киңәйтергә кирәк”, - диде Илсур Метшин.
Фото newwavestars.eu сайтыннан алынды.