Бозлавык белән көрәшү өчен 6 меңнән артык ком-тоз кушылмасы әзерләнгән, 50 тонна химик реагент сатып алынган
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь). Казанның коммуналь хезмәтләре һәм торак оешмалары кышкы әшкә әзерлеге хакында хәбәр иттеләр: бозлавык белән көрәшү өчен 6 меңнән артык ком-тоз кушылмасы әзерләнгән, 50 тонна химик реагент сатып алынган, территорияләрнең хуҗалары белән карны чистарту һәм чыгаруга килешүләр төзелә. Кышкы шартларда шәһәрне сыйфатлы карап торуның кирәклеге хакында бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләштеләр.
Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә торак оешмаларның кышка техник әзерлеге тулысынча тәэмин ителгән. Шулай итеп, юлларны чистарту өчен 6,3 мең ком-тоз кушылмасы һәм 50 меңләп химик реагент сатып алынган, ишегалдын җыештыручылар эшен тәэмин итү өчен 49 меңнән артык инвентарь берәмлеге (шул исәптән, көрәкләр, себерке, лом һ.б.) сатып алынган.
ТКХ комитеты рәисе чистартылган кар яшел зоналарда җыелачак дип аңлатты, бу гамәлдәге Төзекләндерү кагыйдәләренә каршы килми. Доклад укучы ишегалды җыештыручылары җитмәү кебек кискен мәсьәләләргә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, әлеге һөнәрнең дәрәҗәле булмавы һәм эш шартларының авыр булуы аркасында бу эшкә кешеләр теләр-теләмәс кенә тотына һәм берничә ай узуга эшләрен калдырып та китә. “Бүгенге көндә торак оешмаларда 850-ләп вакансия бар”, - дип билгеләде проблеманың масштабын И.Гыйниятуллин.
ТКХ комитеты рәисе фикеренчә, проблеманы хәл итүдә өлешчә ишегалларны җыештыруны механикалаштыру ярдәм итә ала. “Хәзерге вакытта ишегалларны җыештыруда торак фондта 127 махсус техника берәмлеге һәм 24 карыргыткыч бар”, - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин, әмма аерым бер урыннарда кеше хезмәтеннән баш тартып булмаганын да ассызыклады.
Түбәләрне кар өемнәреннән һәм боз катламыннан чистарту – фикер алышуның киләсе темасы булды, бу бигрәк тә 2000 артык булган авышлы түбәләргә кагыла. Доклад укучы хәбәр иткәнчә, кирәк булган очракта махсус өйрәтелгән альпинистлар җәлеп ителәчәк, шулай ук кар һәм боз өемнәрен булдырмау максаты белән түбәләрне сыек реагент белән эшкәртү тәҗрибәсе дә дәвам ителәчәк.
“Кышка беренче мәртәбә генә керәмибез, ишегалды территорияләрен карап тоту проблемалары ел саен шул ук: дөрес калдырылмаган автомобильләр, биналар козырекларындагы кар”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин һәм көчле кар явуны көтмичә эшне башларга кушты.