Бүгенге көндә Яңа ел бәйрәмнәренә шәһәр кунакханә фондының 60%-тан артыгына бронь ясалган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь). Яңа ел бәйрәмнәренә Казанга берничә мең турист килүе көтелә. Инде бүгенге көндә шәһәр кунакханә фондының 60%-тан артыгына бронь ясалган. Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Казанның эчке туризм базарында популярлыгы үсүенә күптөрле рейтинглар зур йогынты ясый. Әйтик, travel.ru порталы версиясе буенча ноябрь бәйрәмнәрендә Казан илебездә сәяхәт итү буенча оештырылган иң яхшы 10 шәһәр исемлегенә кергән иде.
Казан Мэры Илсур Метшин Казанның туристик сегменты бик динамик төстә үсеш алуын билгеләп үтте. “Без теге яисә башка рейтингның беренче баскычында беренче тапкыр гына түгелбез. Бу – Президентыбыз җиткәчелегендәге бөтен республикабызның зур һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Без кунакханә фонды белән үсеш алдык, ул һәркемнең күңеленә хуш һәм “кесәсенә” туры килерлек. Шуның белән беррәттән инфраструктура, тарихи үзәкне үстерү буенча зур эшләр башкарылды. Безнең отельерлар һәм рестораторлар сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үстеләр. Рейтинглар – яхшы, безне тәкъдим итәләр – бу исә бик күп әйберләр турында сөйли”, - дип ассызыклады Мэр.
Евгения Лодвигова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәр Яңа ел бәйрәмнәрен билгеләп үтүгә ныклап әзерләнә. Инде бүгенге көндә кунакханә фондының 60%-тан артыгына бронь ясалган. Бәйрәм программасы шәһәрнең күпчелек отельләрендә тәкъдим ителәчәк, башка мәйданчыкларда да шәһәрлеләр һәм туристлар өчен күптөрле сюрпризлар әзерләнәчәк. “Яңа ел алдыннан "Cirque du Soleil” үзенең стратегик партнеры булган "Eloize” циркыннан “iD” тамашасын тәкъ
дим итәчәк. Ттамаша “Татнефть-Арена”да 24-еннән алып 28-нче декабрьгә кадәр үтәчәк. Шулай ук бәйрәм каникулларында 30-нчы декабрьдән алып 10-нчы гыйнварга кадәр Спортның су төрләре сараенда өч тапкыр Олимпия чемпионы булган Мария Киселева суда “Зазеркалье” тамашасын күрсәтәчәк”, - дип сөйләде Евгения Лодвигова.
Илсур Метшин Казанның туризм ягыннан яңа рекорд куяр өчен уникаль мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте. “Казан әлеге бәйрәмнәрдә генә түгел, башкаларында да һәрвакыт “әйләнеп кайтасы килергә теләк уята торган шәһәр”гә әйләнергә тиеш. Без кунак эшмәкәрлеге сәясәтен булдырырга тиешбез”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе һәм комитетка, якын арада идеяләрне уртага салып сөйләшер өчен, туроператорлар, рестораторлар һәм отельерлар белән очрашу оештырырга кушты.