Алар арасында белем бирү үзәге, кунакханә, торак йорт һәм административ биналар бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). 5 объектка капиталь төзелеш ясау проектларын Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казанның тарихи үзәгендә төзү буенча ведомствоара комиссия утырышында расладылар. Барлыгы 8 проект каралды, шуларның берсе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка раслатырга җибәрелгән. Тагы 2-се проект төзүчеләргә эшләп бетерергә юлланган.
Утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау рәсәйкүләм оешмасының Татарстан бүлеге рәисенең урынбасары Фәридә Зәбирова, Казан Башкарма комитеты структур бүлекчәләренең җитәкчеләре катнашты. Шулай ук фикер алышуда КДАСУ укытучылары һәм кафедра җитәкчеләре, ТР Архитекторлар берлеге әгъзалары һәм башка белгечләр бар иде.
“Без сезнең белән инде өч елдан артык очрашулар уздырабыз, шушы вакыт эчендә күп эш башкарылды, күп тарихи объектлар торгызылды, безнең профессиональ хезмәттәшләребез күзәтүе астында күбесе реставрацияләнде. Без әлеге эшне дәвам итәбез, әмма, һәрвакыттагыча, эшлисе эшләр башкарылганнарына караганда күбрәк”, - дип мөрәҗәгать итте белгечләргә утырыш башланыр алдыннан Илсур Метшин. Ул комиссия эшенең актуаль булуын белдерде, һәм 8 объект буенча фикерләр җиткерүләрен сорады.
Расланган тәкъдимнәр арасында Федосеев урамындагы Халыкара гомуми белем бирү үзәге бинасы бар. Мәктәпнең гомуми мәйданы 3 мең кв. метрны тәшкил итә. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, әлеге территориядә архитектур мираска караган объектлар юк, ә участокның үзе инде шактый вакыт буш тора. Илсур Метшин сүзләренә караганда, бина үзе гадәти булып күренә, аның проекты Американың алдынгы архитектура компаниясе белән эшләнелгән.
Комиссия Университет ур., 34/29 адресы буенча урнашкан гамәлдәге бина реконструкциясе проектын кире какты, ул тагы 2 катны өстәп коруны күздә тоткан иде. Белгечләрнең сүзләренә караганда, бина “шыксыз” күренә, янда парковка урыннары да уйланылып бетмәгән, бу исә бина янында калдырыла башлаячак автомобильләр аркасында юлларны кысрыклаячак. Илсур Метшин әлеге фикер белән килеште, бу карарның шәһәр архитектурасына туры килмәвен, шул ук вакытта транспортлар белән артык кысрыклануын билгеләде.
Ульянов-Ленин ур., 40 адресы буенча урнашкан торак йорт – традицион Казан стилендә башкарылган ике катлы аерым йортны да эшләп бетерергә кушылды.
Университет ур., 22 адресы буенча урнашкан кунакханә комплексы проекты бертавыштан расланды. Белгечләр фикеренчә, урамның бөтен архитектурасына бик әйбәт кенә кереп урнаша, гомуми композициягә комачаулык тудырмый. Шулай ук К.Маркс урамындагы административ-сәүдә бинасы корылмасы проекты да кабул ителде.
Әхтәмов урамындагы “Антек” ҖЧҖ компаниясе тарафыннан төзелә торган административ бина да җитешсезлекләрсез расланды. Казанның баш архитекторы сүзләренә караганда, төзүче масштабны һәм бинаның катлар санын комиссия соравы буенча кечерәйткән. Моннан кала, проект үзе Иске Татар бистәсе стилендә, агач кайма элементлары белән башкарылган. Бина буш участокта төзеләчәк.
Кайбер җитешсезлекләргә карамастан, Маяковский урамындагы торак йорт проекты кабул ителгән. Ә менә Мәскәү һәм Яхин урамнары чатындагы “Mercedes-Benz” автосалоны төзелеше карары ТР Президентына раслатырга юлланган.
Утырыш азагында Илсур Метшин комиссия әгъзаларына рәхмәт белдерде һәм тарихи үзәкне торгызу эше шәһәр сәясәте эшендә өстенлекле юнәлешләрдән калуын билгеләде.