Территориягә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге янындагы җирнең участогын кушачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). 2016 елда үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәчәк Казан зооботаника бакчасының территориясе ике тапкырга зурайтылачак – аңа Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге янындагы җирнең участогын кушачаклар. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге карарын күчмә киңәшмә вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Яңа территорияне чистарту эшенә республика бюджетыннан 25 млн.сум бүлеп биреләчәк. Чистарту белән беррәттән бөтен зообтаника бакчасына реконтрукция проектын эшләү планлаштырыла.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Ләйлә Фазлыева, икътисад үсеше буенча урынбасар Иван Кузнецов, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов катнаштылар.
Бүгенге көндә зооботаника бакчасы территориясе 7 га тәшкил итә, әлеге территориядә 145 төрле җәнлек бар. Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, бүгенге көндә зоопарктагы җәнлекләргә бик кысрык. Әйтик, халыкара нормалар буенча арысланнар 500-600 кв. метр мәйдандагы вольерларда яшәргә тиеш, ә алар бары тик 30-40 кв. метр мәйданда яшәргә мәҗбүрләр.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан зооботаника бакчасы территориясен 7 гектарга киңәйтү карары кабул ителгән.
“Бу дөньядагы иң зур зоопарк булмаячак. Әмма үлчәмнәре буенча ул Ленинград зоопаркын узып китәчәк һәм Мәскәүнекеннән азга гына калышачак”, - дип билгеләде Мэр.
Параллель рәвештә зооботаника бакчасына комплекслы реконструкция үткәрү проекты эшләнелә. Аны тормышка ашырган вакытта исәпкә алыначак кайбер үзенчәлекләр турында Мэрны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева таныштырды.
Зооботаника директоры Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, килүчеләрнең саны елдан-ел арта. “2012 елда безгә 197 мең кеше килгән булса, 2013 елда – 225 мең. Бу елда килүчеләр саны буенча арта барабыз. Үсеш арта, кешеләр килә һәм аларга биредә ошый”, - диде зооботаника бакчасы директоры.
Казан Мэры Илсур Метшин реконструкция проектын тормышка ашырган вакытта чит илдәге иң яхшы тәҗрибәне өйрәнергә һәм проектны эшләгән вакытта шәһәрлеләрнең фикерен дә исәпкә алырга кушты.
Эшлекле очрашу ахырында Илсур Метшин 2 елдан соң зоопаркка 210 ел тулачаклыгын искә төшерде. “Без берничә тапкыр реконструкция мәсьәләсен карадык. Теләк зур, әмма 2008 елда кризис булды, шуның аркасында планнарны тормышка ашыра алмадык. Хәзер әлеге проектны тормышка ашыру өчен бөтен көчне куярга кирәк”, - дип җиткерде шәһәр җитәкчесе.