Казанның Чебакса бистәсендә якын арада балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм фельдшерлык-акушерлык пунктын төзү башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Казанның Чебакса бистәсендә якын арада балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм фельдшерлык-акушерлык пунктын төзү башлана. Торак массивның алга таба үсеше хакындагы планнары хакында эшлекле сәфәре барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде. Чарада шулай ук шәһәрнең Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров катнашты.
Шәһәр башлыгы Чебаксаның элекке тулы булмаган урта мәктәпнең иске бинасын карап чыкты. Ул территориянең балалар бакчасы һәм мәктәп төзелеше өчен әзер икәнлеген хәбәр итте. “Без иң элек – 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, ә аннары аның бер өлешендә башлангыч мәктәп ачарга планлаштырабыз”, - дип сөендерде биредә яшәүчеләрне Илсур Метшин.
“Башка бистәләрдә дә мәдәният йортлары, балалар бакчалары ачыла. Яшәү дәрәҗәсе шәһәрдәгечә булсын өчен юлларны тәртипкә китерә башлыйбыз, ут кертәбез”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Шулай ук шәһәр башлыгы Чебакса инфраструктурасының үсешендә фельдшерлык-акушерлык пунктын күтәрү дә ярдәм итәр дип билгеләде, аның ачылышы 2016 елга планлаштырылган.
Быел Чебакса бистәсендә 1,5 километр озынлыктагы үзәк юлга асфальт салынган. Ул торак массивны М7 трассасы һәм Казан белән тоташтыра. Яхшы юл булмавы бу җирлектә яшәүчеләр өчен аеруча көзен һәм язын кискен торды.
Ахырда Илсур Метшин Чебакса бистәсенең 500 еллык тарихы турында искә төшерде. “Авылыгызга – 500 ел һәм данлыклы тимерчеләр хуҗалыгына – 500 ел. Казанда һәм Мәскәүдә сезнең осталарыгызның танылган эшләре сакланган. Казанның тарихи үзәгендә күбесе торгызыла. Чебаксада тимерче эше торгызылса, яхшы булыр иде”, - диде шәһәр башлыгы.
Саубуллашканда Казан Мэры бистә халкына якын арада кайтып балалар бакчасы төзелешен тикшерергә вәгъдә бирде.