Илсур Метшин Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын максималь рәвештә кулланырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Казандагы экология торышының төп индикаторлары – эчә торган су һәм атмосфера һавасының сыйфаты – елдан-ел яхшыра бара. Бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр сулыкларындагы суның сыйфатын бәяләргә һәм “юл картасын” булдырырга кушты.
“Бүгенге көндә Казан халкы эчә торган су белән тәэмин ителгән, ул куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә”, - дип билегләп үтте ТР буенча Кулланучылар хокукларын саклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов үзенең докладында.
Аның сүзләренә караганда, эчә торган суның сыйфатын билгеләр өчен шәһәрнең барлык районнары буенча 25 мониторинг ноктасы оештырылган. Эчә торган сыйфатына ведомство лаборатория контроле үткәрүне “Водоканал” МУП оештыра.
“Эчә торган суның һәм атмосфера һавасының сыйфаты елдан-ел яхшыруы сөендерә. Болар шәһәрдәге экология халәтенең төп индикаторлары булып торалар. Биредә “Яшел рекорд” программасының да, “Водоканал”ның капиталь ремонт зур программасының, торак йортларга капиталь ремонт үткәрүнең дә һәм су үткәрү челтәрләренең халәтенең дә өлеше зур”, - диде Илсур Метшин.
А.Имамов атмосфера һавасының әйләнә-тирә мохит өчен әһәмиятле фактор булып торуын билгеләп үтте. “Казанда атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсе 2011 елдан бирле стабиль рәвештә төшеп килә. Сәбәпләре юллардагы бөкеләр кимүгә, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең газ чистарту җиһазлары белән тәэмин ителүенә бәйле”, - дип белдерде Алмас Имамов.
А.Имамов билгеләп үктәнчә, спорт чаралары уздырган вакытта санитар-пидемиологик иминлекне тәэмин итүгә игътибар ителә.
“Моңа бәйле рәвештә 2015 елда узачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлеккә аеруча да зур игътибар юнәлтәсе килә. Идарә тарафыннан Казансу елгасы акваториясендә анализга алынган суга лаборатор тикшеренүләр уздыру оештырылды”, - дип ассызыклады Алмас Имамов.
Илсур Метшин Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын максималь рәвештә кулланырга чакырды. “Безнең Казансу елгасы, Идел һәм Кабан күле кебек су акваториясенең халәтен тикшерү өчен яхшы сәбәп булып тора. Тиз генә аларны читстартуга ирешә дә алмабыз, әмма “юл картасын” булдыру, судыкларның халәтенә тиешле диагноз алу кирәк һәм мөһим булып тора”, - дип өстәде шәһәр җитәкчесе.