Барселонаның баш архитекторы, профессор Хосе Асебильо Казанда “Inserts Инсерты – Бишбалта бистәсе” халыкара проект-мәгариф семинарын уздырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бистә территориясендә конгресс-үзәк булдыру идеясы Казанда узган “Inserts Инсерты – Бишбалта бистәсе” халыкара проект-мәгариф семинарының бер табышы булып тора. Бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин аның хакында шәһәр җәмәгатьчелеге белән фикер алышырга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Барселонаның баш архитекторы, профессор Хосе Асебильо “Inserts Инсерты – Бишбалта бистәсе” халыкара проект-мәгариф семинарының фәнни җитәкчесе булып тора. Әлеге чара шәһәр Мэриясе һәм Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе булышлыгында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мәйданчыгында уза.
Семинарда төрле халыкара архитектура мәктәпләренең танылган укытучылары чыгыш ясады. Алар арасында Афинадан профессор Элиа Зенгелис, Барселонадан профессор Элиас Торрес, Сербиядән архитектор Александр Иванчич, Барселонадан архитектор Серджи Годиа һәм Миланнан архитектор Летиция Каруццо бар иде.
Казанның Баш архитекторы Татьяна Прокофьева семинарда КДАСУ-ның югары курсларыннан 22 студент һәм аспирант, шулай ук Россия халык хуҗалыгы академиясеннән 4 студент һәм Санкт-Петербургның Мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика милли тикшеренү университетыннан 2 студент катнашканлыгын хәбәр итте.
Семинарның беренче көнендә Бишбалта бистәсе буенча җентекле таныштыру экскурсиясе уздырылган. Кунакларга әлеге территория өчен элек әзерләгән документация тәкъдим ителгән. Семинар барышында һәр көнне халыкара белгеч яисә экспертның лекциясе үткән, соңыннан төркемнәрдә проектлаштыру уздырылган, көн азагында – нәтиҗәләр чыгару.
“Семинар барышында территориягә тирән анализ ясалды, Бишбалта бистәсен реконструкцияләүнең төрле вариантлары тәкъдим ителде. Халыкара дәрәҗәдәге конгресс-үзәкнең урнашуы безнең өчен кызыклы һәм яңалык булды”, - дип билгеләде Татьяна Прокофьева.
Илсур Метшин Хосе Асебильо һәм Станислава Бошкович командасы белән актив эш алып барылганын раслады, алар күп кенә кызыклы һәм креатив фикер йөртүче, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән теләп бүлешүче кешеләрне чакырган. “Безнең аспирантлар һәм студентлар өчен Европа мәктәпләренең архитектура мэтрлары белән очрашу зур бүләк булып тора. Әлеге традицияне дәвам итәргә кирәк. Семинарның шәһәрне кызыксындырган билгеле бер максатны күздә тотып эшләве бик мөһим”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры шулай ук яңа конгресс-үзәк проектын билгеләп үтте. Әлеге проектны җәмәгатьчелек белән фикер алыша башларга кирәклеген искәртеп узды, әлеге тема буенча һичшиксез ачык халыкара конкурс үткәрергә кирәклеген билгеләде.