Казанның Горький паркында ГТО нормаларын тапшыру оештырыла
Илсур Метшин якын арада төзекләндерелгән Горький паркында ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт зоналарының берсен оештыруны йөкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Казанның төзекләндерелгән Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында атна саен якшәмбе көннәрендә теләүчеләр өчен ГТО нормаларын тапшыру пункты эше оештырылачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдә ГТО нормаларын тапшыру өчен барлык шартлар тудырырга кирәклеген ассызыклады.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев Казанда нормативларны тапшыру өчен мәйданчыклар әзерләү эше барганын билгеләде. Аның сүзләренә караганда, “Казан-Арена” стадионында узган “Минем сайлау – Минем республика” бәйрәме вакытында тикшерү үткәрелгән.
Ул шулай ук Казан буенча шәһәр халкы рәсми рәвештә ГТО нормаларын тапшыру һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер” таныклыгы һәм күкрәккә тага торган билге алу өчен федераль нокталар билгеләнәчәген хәбәр итте. Илсур Метшин якын арада төзекләндерелгән Горький паркында шундый спорт зоналарының берсен оештыруны йөкләде. ГТО нормаларын тапшыру пункты атна саен якшәмбе көннәрендә барлык теләүчеләр өчен эшләячәк. Ул барлык җаваплы хезмәтләргә пунктны оештыруның барышын тизләтергә кушты.