Казанда мөдирләр заявкалары буенча балалар бакчаларында җылы җибәрәләр
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Казанда җылылык сезонына әзерлек тәэмин ителгән. Бүгеннән башлап мөдирләрнең мөрәҗәгатьләре нигезендә шәһәрнең мәктәпкәчә һәм дәвалау учреждениеләренә вакытыннан алданрак җылы җибәрү башланган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Казан Мэрының җылылык сезонына әзерлеге турындагы йөкләмәсе үтәлгән. “Җылылык сезонына әзерлек тәэмин ителгән. Торак фондның техник әзерлеге тулы күләмдә бар”, - дип хисап тотты доклад укучы.
“Бүгенге көндә бюджет өлкәсендәге 791 объекттан 789-ы әзер, тагын 2 объект бүген әзер булачак – пресслау булдырылганнан соң аларга документлар биреләчәк”, - дип ышандырды Искәндәр Гыйниятуллин.Ул шулай ук аппарат киңәшмәсендә җыелган хезмәттәшләренә бүгеннән башлап җитәкчеләр тарафыннан бирелгән заявкалар нигезендә мәктәпкәчә һәм дәвалау учреждениеләренә вакытыннан алдан җылы җибәреләчәген хәбәр итте.
Ул җылының биш тәүлек дәвамында 8 градустан артмаган вакытта бирелгәнен искә төшерде. Хәзерге вакытта уртача температура 13 градус, шул ук вакытта, профильле ведомство рәисе игътибар иткәнчә, атна салкын булыр дип фаразлана. “Бюджет учреждениеләре җитәкчеләреннән заявкаларны һәм кирәкле документларны рәсмиләштерүне тәэмин итүне сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Искәндәр Гыйниятуллин мөдирләргә.
“Җылы белән тәэмин итүче оешмалар, район администрацияләре, торак фондка хезмәт күрсәткән идарәче компанияләр тарафыннан зур әзерлек эше башкарылган. Хәзер иң җаваплы вакыт – җылы җибәрү вакыты килеп җитә”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы җылылык сезоны башында шәһәр хезмәтләренең – бюджет учреждениеләрен җылы белән тәэмин итү – төп приоритетын яңгыратты. “Бу юлны без беренче тапкыр гына узмыйбыз, шуңа күрә, беренче чиратта, һәрвакыттагыча, социаль учреждениеләргә - бигрәк тә балалар бакчаларына игътибар итәргә сорыйм. Җылылык системасының капиталь ремонт таләп иткәне сер түгел. Әмма әлегә ул үткәрелмәгән, шуңа күрә бөтен чараларны күреп, мөдирләребез заявкалары буенча җылы җибәрергә кирәк булачак”, - дип бурыч йөкләде Илсур Метшин.
Казан Мэры торак фондта җылы бирү сезонын башлауны да шәрехләде. Шәһәр башлыгы җылы бирүнең – счет-фактурада иң әһәмиятле юл икәнен билгеләде. Җылы бирү сыйфатыннан тыш, ресурсларны рациональ файдалану турында да уйларга кирәк. Ул һава торышына җайлану җиһазларын урнаштыру эшен дәвам итеп, өч ел эчендә барлык йортларны алар белән тәэмин итү бурычын куйды.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, мондый җиһазлар белән 40% йорт тәэмин ителгән аркасында, энергия йөртүнең күп күләме экономияләнә.
Ахырда Илсур Метшин барлык йортларны һәм учреждениеләрне бөтен җылылык сезоны дәвамында җылы белән тәэмин итүнең әһәмиятен ассызыклады.