Казан Мэры Илсур Метшин ярышларның җиңүчеләрен – шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим иткән команданы котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Казан командасы штаттан тыш авария-коткару оешмалары ярышлары нәтиҗәләре буенча беренче урын алды. Бүген бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов хәбәр итте.
Ул ярышларның 5-нче сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә булганын искәртеп узды. Ярышларга Татарстанның сигез шәһәреннән 24 оешма тәкъдим ителгән, алар арасында Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы шәһәрләре булган. Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, Казаннан разведка төркеме һәм “КЗСК” Казан заводының санитар дружинасы катнашкан, элемтә төркемен “Радиоприбор” заводы тәкъдим иткән.
“Ярышлар һәр очко өчен көчле көрәш белән үтте, - дип билгеләде шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы. – Үткәрелгән ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан гражданлык оборонасы буенча төркемгә караган ТР шәһәрләре арасында иң яхшысы дип табылды. Оешмаларның үзләре арасында разведка төркеме беренче урын алды, “КЗСК” сандружинасы – беренче урын һәм “Радиоприбор” элемтә төркеме – икенче урын”.
Ф.Тимерханов предприятие җитәкчелегенә, штаттан тыш авария-коткару оешмаларны әзерләгәннәре, гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару буенча күрелгән чаралары өчен, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Казан Мэры Илсур Метшин ярышларның җиңүчеләрен – шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим иткән команданы котлады. “Шәһәрнең башка предприятиеләренең хезмәттәшләре дә алардан калышмасын иде. Аварияләрне һәм аларның нәтиҗәләрен юкка чыгару күнекмәләре реаль тормышта беркайчан да кирәге чыкмас дип өметләнәсе килә”, - дип җиткерде шәһәр башлыгы.
Фоторепортаж