Казан-Арена” стадионында узган “Минем сайлау – Минем республика” бәйрәм марафонына 85 меңнән артык кеше килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Кичә “Казан-Арена” стадионында узган “Минем сайлау – Минем республика” бәйрәм марафонына 85 меңнән артык кеше килгән. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов шундый мәгълүмат җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, кичә сайлау участогына килгән һәр казанлы шәһәр буенча бушлай йөрү мөмкинлеге биргән “Я проголосовал” браслетына ия булды. Моннан тыш, Татарстан башкаласының тавыш биргән халкы “Казан-Арена”да оештырган зур бәйрәмгә керә алды.
Игорь Сивов сүзләренә караганда, кичә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукыннан 305 мең казанлы файдаланган, ә бәйрәмгә 85 мең кеше килгән. “Казан-Арена”да узган “Әдәби ишегалды” һәм ГТО нормаларын тапшырып булган спорт зонасы аерым кызыксыну уяткан. Шулай ук һавага менеп булган һава шары игътибар яулаган. Бәйрәм Россия һәм татар эстрадасы артистлары чыгышларыннан торган концерт белән тәмамланган.
Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советына сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылуын, зур бәйрәм атмосферасында узганын ассызыклады. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Казанда шул рәвешле матур традициягә нигез салынган. Шәһәр башлыгы “Минем сайлау – Минем республикам” төп бәйрәменең рухын билгеләде.
Ахырда шәһәр башлыгы Татарстан районнарына һәм авыл эшчеләренә рәхмәт сүзләрен белдерде. “Аларда да сайлаулар булуга карамастан, 50 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылган иде. Без Рөстәм Нургалиевич белән Чехов базарында булып кайттык, халык белән якыннан аралаштык. Алар канәгать иде”, - дип билгеләде ярминкәләрдә хөкем иткән җанлануны шәһәр башлыгы.