Илсур Метшин Татарстан башкалсында тавшы бирүнең башлангыч нәтиҗәләрен игълан итте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатларны сайлауга килүчеләр 67% тәшкил итте. Сайлау участокларына барлыгы 613110 казанлы килгән. Сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре белән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Казан Мэры Илсур Метшин таныштырды.
Казанда сайлауларга килүчеләрнең проценты - 67% (66,95%) – тәэсир итәрлек нәтиҗәләрнең берсе. “2009 елдагы сайлаулар белән чагыштырганда, 1%-ка күбрәк”, - дип чагыштыры шәһәр башлыгы. Шулай итеп, тавыш бирүдә 613110 кеше катнашкан.
“Бердәм республика округы буенча тавыш бирүнең нәтиҗәләре түбәндәгечә: Казан буенча “Бердәм Россия” 74,09% тавыш җыйган, “Гадел Россия” - 8,71%, “Туган партия” - 1,1%, ЛДПР - 3,52%, КПРФ – 7,75%, Родина – 0,81%, “Россия коммунистлары” - 2,75%”, - дип таныштырды беренче нәтиҗәләр белән шәһәр башлыгы. “Парламент барлык партияләр белән тәкъдим ителергә тиеш. Аларга ышаныч белдергән кешеләр хакына бигрәк тә, аларның тату һәм көйле эшләячәклегенә ышанасы килә”, - дип ышанычын белдерде Илсур Метшин.
Мэр 2009 елгы сайлаулар белән чагыштырганда “Бердәм Россия” партиясенең нәтиҗәләре 3%-ка арту фактын билгеләде. “Идарә итүче партия нәтиҗәләре – ышанычлы җиңү һәм, иң элек, әйдәп баручыларыбызның – илебез башлыгы Владимир Путин һәм ТР буенча “Бердәм Россия” исемлеген җитәкләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның – курсын хуплау. Бу, әлбәттә, өстәмә җаваплылык та йөкли, идарә итүче партия җиңүендә җитди локомотив булып тора”, - дип шәрехләде сайлауның башлангыч нәтиҗәләрен шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин фикеренчә, ТР Дәүләт Советына сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырган. “Казан, һәрвакыттагыча, күзәтүчеләрнең күз уңында”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул тавыш бирү көнендә төп вакыйгага кагылышлы барлык чараларны үтәлешен тәэмин иткән барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
“Казанлылар күрсәткән ышаныч кредитын аклау өчен мөмкин булган барысын да эшләргә кирәк. Вакыт тиз уза, икенче елга депутатларыбыз сайлаучылар каршында башкарылган эшләре өчен хисап тотарга тиеш булачаклар”, - дип искә төшерде эшкә бүген үк тотынырга кирәклеген шәһәр башлыгы.
Мэр казанлылардан сайлаулар алдыннан алынган барлык мәгълүматны тупларга кушты. “Бу киләсе чорга безнең эштә өсетенлекле мәсьәләләрдән булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
“Теләсә нинди сайлау кампаниясе – хакимият өчен сынау. Иңнәребездә зур сайлау кампаниясен оештыру һәм үткәрү өчен зур җаваплылык бар иде, Казан анысын да башкарды”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин һәм алкышлар белән ТР Дәүләт Советының яңа составын котларга тәкъдим итте.