ТР Президенты һәм Казан Мэры бәйрәмнең шәрәфле кунаклары булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Бүген Астанада, Казахстанда Татарстан көннәре кысаларында, киң колач белән Сабан туе уздырылды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтов һәм башка рәсми затлар бар иде.
Сабан туе "Хан Чатыр" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда үтте. Бәйрәм башланыр алдыннан кунаклар Татарстанның сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы куәте чагылдырылган күргәзмә белән танышты.
Күргәзмә белән танышканнан соң, шәрәфле кунаклар Сабан туена юнәлде. Мәйданга керү юлында аларны милли киемнәр кигән, кулларына милли ризыклар тоткан кызлар каршы алды. Рөстәм Миңнеханов ризыклардан авыз иткәннән соң, үзенә сузган түбәтәйне алды һәм Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов башына кидерде.
Бәйрәм концерты "Сабан туе" сәхнәләштерелгән тамашадан башланды, аны Татарстан сәнгать осталары башкарды. Аннары сәхнәгә рәсми затлар чакырылды.
"Бүген без үзенчәлекле вакыйга шаһитлары булдык: без дусларны гына түгел, кардәшләребезне - Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасын каршы алдык", - дип җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте Имангали Тасмагамбәтов. Ул Астанада Татарстан Мәдәнияте көннәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм октябрь аенда Казахстан һәм Татарстан башкалалары арасында кардәшлек турында килешү төзелгәнгә 10 ел тулуын искәртте, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми сайтында.
Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казахстанда Сабан туе бәйрәме ел саен узса да, быел аеруча киң колач белән үткәрелүен әйтте. "Россия белән Казахстанда халыклар мөнәсәбәтләре безнең дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыткан күп милләтләр яши, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар халкы безнең дуслыкны ныгытучыларның иң мөһиме булып тора", - дип белдерде М.Бочарников.
Татарстан Президенты җыелучыларны Сабан туе бәйрәме белән котлады. "Татар һәм казах халкы һәрчак бергә булсын", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов Казахстан җитәкчеләренә Татарстан көннәрен оештыру һәм үткәрүдә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Россияне тәкъдим итү безнең өчен зур мәртәбә", - дип ассызыклады Татарстан башлыгы һәм Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектларының берсе санала дип өстәде. Ул искәрткәнчә, бу көннәрдә Астанада Татарстан көннәре уңаеннан зур күләмле чаралар узган, шул исәптән татар диаспорасы белән очрашу да.
Исегезгә төшерәбез, 19-ыннан алып 20-нче сентябрьгә кадәр Казакъстан республикасында Татарстан республикасы көннәре бара. Республика башкаласы Астанага рәсми һәм бәйрәм чараларына Татарстаннан 700-гә якын кеше барды, шул исәптән рәсми затлар, эшлекле һәм мәгариф өлкәләреннән вәкилләр, мәдәният хезмәткәрләре, республиканың 65 предприятие директоры. Рәсми чараларда Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәрнең Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Мэриянең структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.
Мәдәни программаның оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан республикасының Кукмара муниципаль районы. Астана шәһәре хакимиятеның рәсми интернет-ресурсы хәбәр иткәнчә, Казан һәм Астана шәһәрләренең 10 еллык дустанә хезмәттәшлеге барышында әлеге бәйрәм Казахстан башкаласында берничә тапкыр уздырылган. Бүгенге көндә Астанада 11 меңнән артык татар яши.
Фоторепортаж
Фоторепортаж официального интернет-ресурса акимата города Астана