Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстанда Татарстан көннәре кысаларында, Астанада Казахстан Республикасы татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты.
Очрашу Казахстанда Тынычлык һәм дуслык сараенда узды. Анда Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Казахстан Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Казахстан җитәкчеләренә кунакчыллык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Казхстанда Татарстан көннәрен үткәрү - безнең өчен зур мәртәбә, биредә безнең ватандашларыбыз - татарлар бик күп яши, алар өчен безнең белән элемтәне югалтмау бик мөһим. Безнең мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне, татар телен саклап калуыгызны телибез", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. ТР Президенты сүзләренчә, ул Казахстанда гомер кичерүче татарлар өчен горурлык кичерә, чөнки алар ил үсешендә сизелерлек роль уйнаган.
“Без бергә булырга тиеш – бу мөһим, шул вакытта гына без көчлерәк булып, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклый алачакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстан һәм Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын, сәүдә-икътисади, мәдәни юнәлешләрне, белем бирү проектларын җайга салуда кызыксынучанлык булуын билгеләп узды.
Татар җәмгыятьләре вәкилләре, үз чиратында, Казахстанда Татарстан көннәре кебек олы бәйрәм өчен рәхмәтен җиткерде. Алар билгеләп үткәнчә, Казахстан алар өчен туган йорт, анда татарлар мәдәнияте һәм традицияләренә игътибар белән карыйлар. Биредә татар телендә китаплар нәшер ителә, фестивальләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырыла. Казахстанда яшәүчеләр шулай ук, Татарстан җитәкчелегенә Казахстанда даими рәвештә татар артистлары чыгыш ясаганы, Сабан туе бәйрәме уздырылганы өчен рәхмәтен ирештерде.
Казахстан татарлары үз дәүләтләрендә гомер кичерүе рәхәт булуын, шул ук вакытта, үз йортлары күк якын булган Татарстан уңышларына да сөенүләрен ассызыклады. Татарстан һәм Казахстанның яшь эшмәкәрләре арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек булдыру, шулай ук актив төстә студентлар алмашу кебек тәкъдимнәр яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов җыелган затларга Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиевны тәкъдим итте. “Аның сезнең ярдәмгә таянып, арабызда бәйләүче звено буларак, сез тормышка ашырырга теләгән проектларны алга сөрүе мөһим”, - дип билгеләп узды ТР Президенты.
Имангали Тасмагамбәтов очрашу азагында Казахстанның барлык бөек казанышларының тынычлыкка һәм татулыкка нигезләнүен ассызыклады. “Безнең Президентыбыз шундый сәясәтне алып бара, вакыт узу белән, без аның Казахстанны туган йорты дип санаучыларга үсеш алырга, туган телен, мәдәниятен сакларга мөмкинлек бирүен аңлыйбыз”, - диде ул.
Очрашу ахырында яклар бүләкләр биреште һәм истәлеккә фотога төште, дип хәбәр итә ТР Президентының рәсми сайты.
Фоторепортаж