Ат чабышы спортында өч яшьтән зуррак чиста канлы, атланып йөри торган атлар нәселеннән булган айгырлар һәм бияләр катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Бүген Татарстан башкаласында Сабан туен үткәрү кысаларында ат чабышы булып узды. Ярыш “Казан” халыкара ат спорты комплексында узды.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Казан Башкарма комитет Җитәкчесе Денис Калинкин, республика һәм шәһәр Башкарма комитеты ведомстволарының вәкилләре катнашты.
Ярыш барышында 6 ат чабышы һәм 2 заезд булды: Сабан туе Бәйрәме бүләгенә, Казан Мэриясе бүләгенә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә, ТР Кубогына, Казан Кремле бүләгенә, З.Хәбибуллин истәлеге бүләгенә, Сөембикә бүләге һәм ТР игенчеләр хөрмәтенә бүләк. Спорт бәйрәменең гомуми приз фонды 2,5 миллион сум тәшкил итте.
Ат чабышы спортында өч яшьтән зуррак чиста канлы, атланып йөри торган атлар нәселеннән булган айгырлар һәм бияләр катнашты. Атта йөрергә һәвәс кешеләр арасында Казан Мэры Илсур Метшинның улы Таһир Метшин да булды. Иң озын дистанция 2400 метр, иң кыскасы – 1000 метр булды.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар ат чабышыннан тыш концерт программасы да карый алды.