"Казан балаларының сәләте горурлык хисе уята", - дип белдерде шәһәр башлыгы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). “Маугли буыны” (“Поколение Маугли”) спектакле беркемне дә битараф калдырмый, ә Казан балаларының сәләте горурлык хисе уята. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин белдерде.
Шәһәр башлыгы кичә булган спектакльнең премьера алды куелышыннан алган тәэсирләре белән бүлеште.Спектакль Казан Мэриясе ярдәме белән оештырылды.
“Әлеге тамашаны күреп калырга тәкъдм итәм. Бу – без Константин Хабенский белән дүрт ел элек 116-нчы номерлы мәктәп базасында иҗади студияне ачкан вакытта килешенгән күренеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Сәнгатьне ике өлешкә бүләргә була – әсәр сине борчылырга мәҗбүр иткәндә һәм син битараф калган вакытта. “Маугли буыны” спектакленең премьера алды куелышы вакытында кем дә битараф калмады. Карарга киңәш итәм. Чираттагы тапкыр балаларыбыз белән горурланам. Хәзерге вакытта иртәдән кичкә кадәр компьютер, Интернетта яшәгән “Ү буыны” турында күп сөйлиләр. Безнең балаларыбыз үзләренең креатив һәм сәләтле, укымышлы, яхшы бии һәм төрле образга керә белгәннәрен күрсәттеләр. Барысы искиткеч булды”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.