Акциянең озайтылуы халыктан килгән зарлы мөрәҗәгатьләрнең кимемәвенә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). 24-нче мартта башланып киткән “Казан шәһәренең халык инвентаризациясе” шәһәркүләм акциясенең икенче этабы 1-нче июньгә кадәр озайтылды. Акциянең озайтылуы – халык зарларының кимемәвенә бәйле. Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек мәсәләләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шул хакта сөйләде.
“Акциянең икенче этабы дәвамында комитетка 718 мөрәҗәгать килде, шуларның 298-е – рөхсәт ителмәгән урында төзелгән киосклар, 237-се – шундый ук парковкалар һәм стоянкалар турында. Хәзергә комитетта 474 сәүдә павильоны буенча һәм рөхсәтсез төзелгән 380 металл гараж буенча тикшерү материаллары карала”, - диде Ратмир Шәйдуллин. Аның сүзләренчә, ел башыннан бирле Казан буенча 250-ләп рөхсәтсез җиргә урнаштырылган сәүдә киоскы сүтелгән, халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә нигезләнеп, тыелган уен белән шөгыльләнү урыннары тикшерелгән, яшел зонадагы һәм балалар мәйданчыкларындагы парковкалар бетерелгән.
“Ишегалларындагы җир мәйданы ул – шунда яшәүчеләрнең уртак куллану хокукы булган урын. Чит кешеләргә фиктив хезмәт күрсәтеп, акча эшләү мөмкинлеген бирергә түгел, ә әлеге мәйданны транспорт чараларын саклау буенча ничек файдалану тәртибен үзегезгә хәл итәргә кирәк”, - дип киңәш бирде Ратмир Шәйдуллин.
Башкала Мэры Илсур Метшин исә мәсьәләне түләүле парковкалардан файдалану мөмкинлеген карауга юнәлтергә, халыкны парковка ясау өчен яраклы буш мәйданнар турында хәбәр итәргә чакырды: “Телибезме, юкмы, әмма Казанда бөтен парковкалар түләүле булачак. Шушы юлны Европа үтте, хәзер чират безгә дә җитте. Безгә бердәм парковка мәйданы концепциясен булдырырга кирәк”, - диде ул.
Казанда рөхсәтсез урнаштырылган сәүдә павильоннары белән дә актив көрәш бара. Казан халкын тротуарларга һәм яшел зоналарга, күпкатлы йортларның ишегалларына, мәктәп һәм башка уку йортлары тирәсенә урнаштырылган киосклар, аларның электр энергиясенә рөхсәтсез тоташулары, исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке белән сәүдә итүләре, якын-тирәне чүпләүләре һәм әлеге киоскларга үзенчәлекле клиентлар йөрүе борчый. Ратмир Шәйдуллин әйтүенчә, күпчелек хокук бозучыларның җиргә һәм объектка рөхсәтләре бар. Шуңа күрә алар дөрес максатларда кулланмый торган җир мәйданын суд яки Росреестр аша рәсмиләштереп, рөхсәтсез киоскларын канунлаштырырга омтыла. Кайберәүләрнең хәтта әлеге объектларны җимерү турында суд карары чыгарылып, җимерү эшләре башкарылганның икенче көнендә сәүдә урыннарын яңадан торгызу очраклары теркәлгән.
“Безгә андыйлар белән нәтиҗәле көрәш өчен федераль канун чыгарудагы кайбер кимчелекләр комачаулый. Хәзерге вакытта андый тәртип бозулар өчен штраф 50 мең сум күләмендә генә каралган, ә киоск хуҗаларының тәүлеклек кереме 100 мең сумны узып китә. Якындагы сессиядә каралсын өчен, Дәүләт Советына канун чыгару инициативасы белән документ әзерләргә кирәк. Андыйлар “акча җәзасын” гына аңлыйлар”, - диде Мэр һәм акция кысаларында аеруча инициатива күрсәтүчеләрне бүләкләргә өндәде.
“Халык инвентаризациясе” акциясендә катнашу өчен рөхсәтсез гамәл җимеше дип уйлаган объектны фотога төшерергә, Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтына теркәлергә һәм, тикшерү үткәрүне сорап, гариза язарга кирәк. Һәр кабул ителгән гариза мәгълүматы сайтка керүчеләр өчен ачык. Шулай ук 200-04-04 “кайнар линиясе”нә шалтыратып та зарланырга мөмкин. Гражданнарның мөрәҗәгате комитетка килгәннән соң җир участогының хокукый һәм техник документациясе анализлана, урынга белгеч җибәрелә. Тәртип бозу очрагы ачыкланса, тикшерү материаллары контроль органнарына тапшырыла. Административ чаралар күрелгәннән соң, гариза язучыга җавап юлланыла.