Чарада Илдар Халиков һәм Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Бүген Казанда РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова “Азино” балалар поликлиникасында булды. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сәфәренең максаты - Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашу.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин озатуында Республика кан үзәге ачылышында катнашты, аннан соң “Азино” балалар поликлиникасына юнәлде.
Вероника Скворцова поликлиниканың эшчәнлеге белән танышты, аңа электрон форматта табибларга язылу ничек тормышка ашырылуын күрсәттеләр, шулай ук регистратура, педиатрия бүлеге, көндезге стационар, балалар кафетерие эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Өченче катта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы физиотерапия бүлеге, механотерапия лабораториясе эше белән танышты.
Скворцовада “Ышаныч” һәм “Сердәш” балаларга медицина-социаль ярдәме үзәкләре аеруча кызыксыну уятты. Монда медицина, консультатив-диагностика, социаль-хокукый ярдәм күрсәтелә, табиб-педиатр, гинеколог, уролог, психолог, социаль эш буенча белгеч эшли.
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Вероника Скворцовага Татарстанда балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру, аерым алганда, дарулар белән тәэмин итү схемасы һ.б. турында сөйләде.
Кунаклар шулай ук травмпункт һәм рентген кабинетын карадылар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.