Илсур Метшин: "Башкалабыздагы талантлы яшьләргә ярдәм итәчәкбез"
Казан Мэры Яшьләр симфоник оркестрын Чехиядә узган Халыкара конкурста җиңүләре белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). “Александр Сладковский җитәкчелегендәге Яшьләр симфоник оркестры 6-11 май көннәрендә Чехиядә уздырылган “Россия-Чехия диалогы” халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивалендә һәм Моцарт исемендәге халыкара IX музыка фестивалендә катнашты. Соңгысында яшь музыкантлар I дәрәҗә дипломга ия булды”, - дип хәбәр итте Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Оркестр беренче тапкыр 2013 елның июль аенда С. Рахманинов исемендәге халыкара фестивальдә чыгыш ясаган иде. Бүген оркестрда Казанның төрле музыка мәктәпләрендә белем алучы 63-ләп укучы чыгыш ясый. Аларның иң кечкенәсенә — 9 яшь.
“Прагага барыр алдыннан гына оркестрга яңа музыка уен кораллары алуны финанслаган идек. Яшьләр симфоник оркестрының бу җиңүләре бик күп нәрсәләр хакында сөйли. Киләчәктә дә аларга ярдәм итәчәкбез”, - диде мэр Илсур Метшин.