"Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге белгечләре өчен төбәкләрдәге халык фикере иң беренче урында торган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Илсур Метшин Россия субъектлары башкала җитәкчеләренең “Халык рейтингы”нда беренче урынга чыкты. Россия Федерациясе субъектлары башкалаларының мэрлары (җитәкчеләре) популярлыгына багышлаган масштаблы тикшеренүен шушы көннәрдә “Рейтинг” Мәгълүмати коммуникацияләр үзәге игълан итте.
Рейтингны төзегәндә Үзәк белгечләре ачык чыганаклардагы материалларны һәм дәүләт хакимияте органнарының мәгълүматларын кулланган.
Моннан кала, тикшеренүне үткәргән вакытта 15-72 яшьтәге халыкның икътисади активлыгы; Россия субъектлары буенча 2014 елның 1-нче апреленә кадәр хезмәт хакын тоткарлау мәгълүматлары; 2013 елда торак төзелеше күләме (2012 елгы күрсәткечләр белән чагыштырылып) һәм тикшеренүгә кагылышы булган башка статистик мәълүматлар исәпкә алынган.
“Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге белгечләре өчен төбәкләрдәге халык фикере иң беренче урында торган. Рейтингны әзерләгәндә, аерым алганда, 2014 елның апрель аенда телефон аша сораштырулар үткәрелгән, әлеге сораштыруларда җирле эксперт берләшмәләреннән бер меңнән артык белгеч катнашкан. Тикшеренүнең 80%-ы аларның эшләренә бәйле булган.
Россия субъектлары башкалалары үзләренең масштаблары, мәдәни һәм милли үзенчәлекләре, ресурслары белән аерылып торган шәһәрләре белән тәкъдим ителгән.
Рейтингның беренче төркеменә 100 баллы системада 55 балл җыйган субъект башкалалары җитәкчеләре кергән. Илсур Метшин “Халык рейтингы”нда әйдәп бара (76 балл). Ханты-Мансийск һәм Мәскәү башлыклары икенче һәм өченче урыннарга лаек булды (75 һәм 74 балл), дип хәбәр ителә “Рейтинг” Мәгълүмати коммуникацияләр үзәгендә.