Китап мәктәп укучыларының туганнары - Бөек Ватан сугышы геройларының истәлекләренә нигезләнеп язылган.
(KZN.RU, 11-нче апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе районындагы 139-нчы номерлы гимназиядә булып кайтты, биредә аңа ветераннар турындагы “Орден – синең йортыңда” китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге китап мәктәп укучыларының туганнары - Бөек Ватан сугышы геройларының истәлекләренә нигезләнеп язылган. Мэр шулай ук мәктәптәге дүрт музейның өчесендә булды: хәрби-патриот, В.Аксенов музее һәм астрономия һәм комонавтиканың тарих музеенда.
Әлеге чарада шулай ук Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнаштылар.
139-нчы номерлы гимназия эшенең төп юнәлешләреннән берсе – укучыларны гражданлык-патриотлык ягыннан тәрбияләү. Мәктәп каршында сугыш хәтере музее эшли. Гимназия укучылары үзләренең укытучылары җитәкчелегендә РФ Оборона министрлыгы база мәгълүматлары, солдатларның документлары белән эшлиләр, хәрби хәрәкәт булган җирләргә экспедицияләр оештырыла.
Хәрби-патриот музейда төп фондтан 660-лап һәм ярдәмче фондтан 340 экспонат бар. Алар арасында трофей аккордеоны, фронт хатлары, XX гасырның 20-нче, 30-нчы һәм 40-нчы еллар матбугаты, XIX гасырның тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, солдат медальләре бар. Күпчелек экспонатлар гимназиянең эзләүче отрядлары тарафыннан сугыш кырларыннан җыелган. Экскурсия барышында Илсур Метшин укучылар белән аралашты, сугышта катнашкан туганнарын искә алды. Мәктәп укучылары Мэрга экспонатлар тарихы турында сөйләделәр, гитарада җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар һәм Җиңү символы – Георгия тасмасын бүләк иттеләр.
Василий Аксенов музее безнең якташыбызга, алтмышынчы елларның танылган рус язучысына багышланган. Әлеге музей базасында шигырь укучылар өчен “Йолдызлы билет” конкурсы уздырыла, классик язучылар иҗатына багышланган музыкаль-әдәби кичәләр оештырыла, Идел буе районы мәктәпләрендә белем алучы укучылар, КФУ-ның филология бүлегендә укучы студентлар өчен экскурсияләр үткәрелә.
Астрономия һәм космонавтика тарихы музеенда Мәскәүнең Циолковский исемендәге мемориаль музей экспонатлары тупланган.
Экскурсиядән соң Илсур Метшинны актлар залына хәтер дәресенә чакырдылар, биредә “Орден – синең йортта” китабын тәкъдим иттеләр. “Әлеге китап укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның уртак эше. Ул әхлакый әһәмияткә ия. Мин укучыларның иншаларын укыганда, аларга сокландым. Тарихка сакчыл мөнәсәбәт белдергән кешеләр алдында баш иям. Үзләренең тормышларын һәм ирекләрен безнең өчен корбан иткән кешеләрне онытырга хакыбыз юк”, - дип билгеләп үтте гимназиянең директоры, ТР атказанган укытучысы Татьяна Борер.
Китапны язуда 1-нче сыйныф укучыларыннан алып 11-нче сыйныф укучыларына кадәр катнашкан. Китап тантаналы рәвештә Казан Мэрына һәм Бөек Ватан сугышы геройларының берсенә - Ислам Шакир улы Шакировка тапшырылды. Илсур Метшин әлеге китап өстендә эшләгән укытучыларга һәм укучыларга рәхмәтен белдерде. “Мин бүген бик тәэсирләндем. Өч ел эчендә музейда зур үзгәрешләр барлыкка килә. Гомумән, мин бүген гимназиядә күргән музейларның барысы да – искиткеч педагоглар коллективының эш нәтиҗәсе. Сезгә әлеге эшегез, ватанпәрвәрлек хисләрен алгы планга чыгарып эшләгәнегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең эшегез – шәһәрнең башка мәктәпләре өчен матур үрнәк. Чын күңелдән эшләвегез мине нык сөендерә. Китап – минем өчен зур бүләк, чөнки ул мине гаиләбез тарихына кайтара. Зур рәхмәт сезгә!” – диде Илсур Метшин.