Казан Мэры Бөек Ватан сугышы ветераннарының адресларын тикшерергә, колл-үзәкләр һәм социаль хезмәтләр эшен активлаштырырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Бүгенге “эшлекле дүшәмбе” вакытында Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү кысаларында ветераннарның адресларын тикшерергә, колл-үзәкләр һәм социаль хезмәтләр эшен активлаштырырга кушты.
Җиңү көне алдыннан Мэр адресына сугышта катнашучының оныгы Айгөл Хәбибуллинадан бабасын 9 май көнне шәһәр күләмендә уза торган рәсми чараларга чакыру үтенече белән хат килгән. Узган елда ветеран Лаеш районыннан Казанга күченгән. Яшәү урынын алмаштырганнан соң, бүгенге көндә ул Вахитов районында яши, шәһәр учреждениесе тарафыннан ветеранның адресы теркәлмәгән.
“Узган елда без чакыру кирәклеген соң аңладык, ә шәһәр хезмәтләре безне берсеннән икенчесенә юллады. Бу көн минем бабай өчен аерым бер әһәмияткә ия, ул аны тантаналы рәвештә үткәрергә ияләште, ә соңгы елларда күченү белән бәйле рәвештә алай килеп чыкмады. Халык төркемендә йөрүе аңа авыр, яше дә бар. Аңлавыгыз өчен рәхмәт”, - дип хаттан өзек китерде Мэр.
Шәһәр башлыгын Җиңү көне алдыннан “һәрбер ветеранга барып җитү” бурычы булуына карамастан, аның кулы астында эшли торган кешеләрнең мондый мөнәсәбәте ачуын чыгарды.
“Рәхмәт әйтер урын юк әлегә монда. Кызганычка каршы, еллар узуы белән ветераннарыбыз кими бара. Алар каршылаган һәр 9-нчы май – ул аерым бер бәйрәм. Бу мөрәҗәгатьтә кеше берни сорамый: фатир да, капиталь ремонт та. Югыйсә, без аларны да хәл итәргә әзер һәм хәл итәбез дә. Ветеранның 1 яисә 7 май көнне шәһәребезгә күченеп килүе дә мөмкин. Мондый сигналлар килеп ирешкән барлык хезмәтләр, шул ук вакытта бу хакта район башлыкларына, аннан соң – кураторларга хәбәр итәргә тиеш. Безгә кәгазьдәге хисаплар түгел, конкрет адреслы ярдәм кирәк”, - дип йөкләде Илсур Метшин.
Фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.