Сезон дәвамында шәһәр урамнарыннан 600 мең тоннадан кар чыгарылды.
(KZN.RU, 24-нче март). Узган кышның 23 көнендә температура ноль градус аркылы үтте. Температураларның төшүе бозлавык барлыкка килүгә китерде һәм юл катламының бозылуына сәбәпче булды. Машиналар йөрү өлешен тәртиптә тоту буенча зур кисәтүләр булмаган икән, тротуарларны чистарту эшен көчәйтергә кирәк. Бүгенге “эшлекле дүшәмбе”дә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев кышкы чорда урам-юл челтәрен карап тоту нәтиҗәләре турында җиткерде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, кышын Татарстан башкаласында 198 мм явым-төшем булган, бу исә норманың 116%-ы дигән сүз. Аеруча күп кар яуган айлар декабрь һәм февраль булган.
“Юлларның машиналар йөри торган өлешен карап тоту юлга хезмәт күрсәтү оешмаларының, өстәмә йөк техникаларыннан башка, үз көчләре белән алып барылды. Юл предприятиеләренең үзләрендә 655 махсус техника бар, шуларның 602-се кышкы сезонда кулланыла торган. Узган кышкы сезонда техниканың тәүлегенә уртача кулланылышы 590 берәмлек булды”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр урамнарыннан чыгарылган карның күләме 600 мең тоннага җиткән, бу исә узган елгыга караганда берникадәргә күбрәк, үткән елда 560 мең тонна чыгарылган иде. Җыелган кар стационар кар эретү пунктларына озатылды. “Максималь явым-төшем булган көннәрдә, кабул итүдә шулай ук гомуми мәйданы 26 га булган 11 вакытлыча кар склады эшләде”, - дип билгеләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Шулай ук Игорь Куляжев бу елгы кышның температураның еш төшүе белән характерлануын билгеләп үтте. Бу исә юлларны һәм тротуарларны карап тотуны күпмедер дәрәҗәдә авырайткан. “Бозлавыкка каршы материаллар сыйфатында традицион булган ысуллар белән беррәттән заманча реагентларны да кулландык. Кыш башыннан 75 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылды, шул исәптән 10 мең тонна реагент”, - диде И.Куляжев.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, кышкы чорда юлларны карап тотуның актуаль мәсьәләләренең берсе булып эшче көчләрнең җитмәве тора. Белгечләрне җәлеп итәр өчен, әлеге тармакта хезмәт хакы шәһәр буенча уртача күләмгә җиткерелгән. Шулай итеп, предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 22000 сумны тәшкил итә, шул исәптән машина йөртүчеләрнең һәм механизаторларныкы – 25000 сум, юл эшчеләренеке – 17000 сум.
“Тротуарларны чистартуның сыйфатын үсетрү өчен, тротуарларны чистарта торган махсус машиналар кулланыла. Алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Әлеге техника кулланылган тротуарларда сыйфат ягы шактый үсте. Бу машиналар киртәләр булмаган, үзләре үтә алырлык ишегалларында эшли. Күпчелеге Б.Красная, К.Маркс, Пушкин, Себер тракты, П.Лумумба, Декабристлар, Несмелов, Чистай, Восстание, Сул як Болак, Уң як Болак, Җиңү һәм Ямашев проспектлары һәм башка магистральләрдә эшләде”, - дип җиткерде Игорь Куляжев.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Казанда кышкы чорда юлларны карап торуда җитди күтәрелешкә ирешелгән. “Карлар күп явуга карамастан, коллапслар барлыкка килүгә юл куймадык. Беренче тәүлекләрдә үк теләсә нинди стихияләрне дә җиңеп чыга алдык. Казанлылар кышын тәгәрмәч эзеннән түгел, ә асфальт юлдан йөрергә күнектеләр”, - дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук температураларның төшүе юл торышларына тискәре йогынты ясавын билгеләп үтте. “Кыш авыр булды. 23 тапкыр температураның ноль градус аркылы үтте – үземнең эш дәвамында мондый хәлне күзәткәнем булмады. Шулай да юл эшчеләре үзләре алдына куелган бурычларны үти алды”, - дип билгеләде И.Метшин.
Нәтиҗә ясап, шәһәр башлыгы шәһәр хезмәтләре алдына киләсе сезонга алдан әзерләнү бурычын куйды. “Безнең яхшы якка үсү якларыбыз бар. Мин тротуарларны чистартуны күздә тотам. Хезмәт күрсәтә торган предприятиеләрнең эшен яхшыртырга кирәк. Җәй – чаналарны әзерләү чоры, шуңа да алдан ук әзерлекне карау зарур. Предприятеләргә кирәк булган техниканы булдырырга кирәк. Шулай ук җәйге чорда милекчеләр белән килешү мөнәсәбәтләре буенча эшне башларга вакыт. Бина янындагы 5 метр – алар җаваплылыгындагы территория. Милек хуҗаларына эшкә йә белгечләрне ялларга, йә территорияләргә хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзергә кирәк”, - диде Илсур Метшин.