Татарстан башкаласында "Халык инвентаризациясе" акциясенең икенче этабы старт ала.
(KZN.RU, 24-нче март). Казанда “Халык инвентаризациясе” акциясенең икенче этабы башланып китте. Бүгенге көннән башлап 25-нче апрельгә кадәр казанлылар рөхсәт ителмәгән киосклар һәм автотранспорт стоянкалары турында хәбәр итә алачак. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә билгеле булды.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин 2013 елның ноябрь һәм декабрь айларында “Халык инвентаризациясе”нең беренче этабы узганын искә төшерде. Аның барышында кешеләр ташландык биналар һәм җир участоклары турында хәбәр итә алдылар.
“Акция дәвамында 798 граждан мөрәҗәгате килеп иреште. Хәзерге вакытта шәһәр прокуратурасы белән берлектә 80 бинаны муниципаль милек итеп тану эшен алып барабыз”, - дип билгеләде Ратмир Шәйдуллин. Аның сүзләренә караганда, проектның нәтиҗәлелеген исәпкә алып, икенче этап үткәрелеше турында карар кабул ителгән. Ул исә бүгеннән башланып 25-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
“Икенче этап кысаларында без шәһәрлеләргә законсыз урнаштырылган киоск һәм машиналар кую урыннарына игътибар итәргә тәкъдим итәбез. Февраль аенда без әлеге акциягә анонс ясадык һәм шул вакыт эчендә безгә 115-ләп мөрәҗәгать килеп иреште. Ачыкланган закон бозуларның барысы буенча да материалларны без районнар администрацияләренә, АТИИ, ТР буенча Росреестр идарәсенә, ТР ЭЭМ җибәрәчәкбез”, - дип билгеләде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе.
Берәмләп сату объектларының законсыз яисә автомобильләрне рөхсәтсез кую урыннарында калдырылуы турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтында яисә 200-04-04 телефон номерлары буенча хәбәр итәргә була.
Законсыз урнаштырылган киоскларны бетерү эше Казанда даими рәвештә алып барыла. Шулай итеп, узган елда Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында 68 законсыз киоск алынган. Хуҗалар үз ирке белән алып куймаган очракта, тагын 145 законсыз киоск агымдагы ел планнарына кертелә (шулардан 38-е инде алынган икәнлеген дә билгеләп узарга кирәк). Киров һәм Мәскәү районнарында узган елда 66 киоск алынган. Быел тагын 68-е алыначак, шулардан 24-е инде бетерелгән. Законсыз урнаштырылган берәмләп сату объектларының күбесе шәһәребезнең Идел буе һәм Вахитов районнарында урнашкан. Узган елда биредә 163 законсыз киоск алынган, быел тагын 101-не алып кую планлаштырыла (бүгенге көндә 19-ы бетерелгән). Совет районында ел башыннан урамнарны 12 законсыз киосктан азат иткәннәр. Моннан тыш, район администрациясе тарафыннан базарлар янындагы законсыз сәүдә белән көрәш бара.
“Универсиада алдыннан законсыз урнаштырылган киосклар белән көрәш буенча зур эш алып барылды. Хәзер без бу эшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итәбез. Эшебезгә ачыклык һәм яңа әйләнеш кертеп җибәрербез дип ышанабыз. Антисанитария хөкем иткән тутыккан рәшәткәле коточкыч вагоннарның торуы эш түгел инде. Без моның белән гамәлдәге законнар кысаларында көрәшәчәкбез. Яз ахырына кадәр без бу проблеманы ахыргача хәл итәргә тиеш. Безгә шундый эш барышы да мәгълүм: эшмәкәр торак йортларда яисә офис корылмаларында беренче катны сатып алып, сәүдә итү өчен әзерлиләр. Бу сәүдә итү барышын тәртипле итеп оештырырга ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин.