Шәһәр Мэры мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
(KZN.RU, 24-нче март). Иртәгә Мәдәният хезмәткәрләре көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ТР Мәдәният елын ачу чарасы булып узачак.
Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Татарстан башкаласының мәдәният хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады һәм 2014 елның Казанның мәдәни яктан күтәрелеш елы булачагына өметен белдерде.
25-нче март көнне Россиядә Мәдәнит хезмәткәре көнен – мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмен билгелиләр. Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева Казанда мәдәният өлкәсендә мәшгуль булган 2090 кеше исәпләнгәнен хәбәр итте. Соңгы елда 237 кеше бүләкләнгән, 10 мәдәният хезмәткәре мактаулы исемнәргә лаек булган.
“Безнең өчен Мәдәният елы – чаралар исемлеге генә түгел, әлеге өлкәдә булган проблемаларга игътибар итү өчен җитди сәбәп тә. Мәдәният өлкәсендә проблемалар аз түгел, шуларның берсе – 15500 сум тәшкил иткән түбән хезмәт хакы”, - диде Айгөл Горнышева.
Ул шуны да хәбәр итте: бүген Мәскәүдә Зур театрда Россиядә Мәдәният елы игълан итү уңаеннан бәйрәм концерты оешытырыла. Иртәгә Татарстанда Мәдәният елын ачу белән бәйле рәвештә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ТР Яшьләр симфония оркестры чыгыш ясачак.
Илсур Метшин Казанның мәдәният хезмәткәрләрен булачак бәйрәм белән котлады. “Иҗат коллективларыбызның артистларын, сәнгать һәм музыка мәктәпләренең укытучыларын, китапханәчеләрне, музей хезмәткәрләрен тәбриклим. Мәдәниятебез, тарихыбыз белән горурлануда, күпчелек очракта, сезнең дә казанышыгыз бар”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.