Казан Мэры кышкы Олимпиада ачылышыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
(KZN.RU, 10-нчы февраль). Олимпиада – заманча Россия казанышларының көзгесе ул. Ышанмаслык дәрәҗәдә күп һәм ышанмаслык дәрәҗәдә лаеклы рәвештә эшләр башкарылды. Ачылу тантанасы илебез лаек булырлык үзе бер зур тамаша булды. Сочидан эшлекле сәфәрдән кайткан Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә шундый бәяләмә бирде.
Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Казан вәкилләре Сочида Татарстан делегациясе составында эшлекле визит белән булганнар. “2015 елда узачак Су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан без зур ярышлар үткәрү тәҗрибәсе белән таныштык. Без Сочи җитәкчелеге һәм Олимпиада оештыру комитеты вәкилләре белән очрашулар уздырдык. Туклану оештырылышын һәм волонтерлар хәрәкәтен карадык”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры үзенең визиты кысаларында Олимпия уеннарын оештыруда катнаша торган казанлылар белән очрашуын да искә төшерде. Шәһәр башлыгы Универсиаданы уздыру тәҗрибәсе Сочига бик зур ярдәм булуын зур канәгатьлелек белән билгеләп үтте.
“Бөтен җирдә дә диярлек безнең тәҗрибә, безнең белгечләр кулланыла. Татарстан җыелмасы Олимпиадада – бу 8 спортчы гына түгел, ә шул ук вакытта төрле тармакка карый торган 2,5 мең белгеч тә. 2013 елгы Универсиада дирекциясеннән генә Уеннарда 300 кеше катнаша, 342 волонтер катнашучыларга һәм кунакларга булыша. Һәм бу кешеләрнең барысы да тәҗрибәлеләр, алдынгылар. Мәсәлән, безнең белгечләр тулысынча бүләкләү тантанасы өчен җавап бирәләр. Медицина хезмәтен илнең нибары өч регионы гына күрсәтә, шул исәптән Татарстан да”, - диде И.Метшин.
Ул шулай ук Олимпиадага әзерлекнең югарылыгын да искәртте, бигрәк тә спорт объектларына басым ясады. “Беренче чиратта колачлы булуы шаккаттыра. Әле көзен генә Сочида булган идек, һәм шушы вакыт эчендә күбесе уңай якка үзгәргән. Спорт объектлары шаккаттыра – андыйларны беркайда да күреп булмый. Арена инфраструктурасы, трибуналардан күренеш – барысы да искиткеч. Сочи – 146 км озынлыктагы шәһәр, һәм аны кунакларны каршы алуга әзерләү кыен булды, әмма оештыручылар моны да җиңеп чыкты. Без Ванкуверда, Нагано, Лондонда булдык – барысы да идеаль булган бер генә шәһәр дә юк. Әмма 5 ел элек кенә 10-15% инфраструктурасы әзер булган Сочи бүген исә заманча стадионнарга, Олимпиада паркына ия – масштабы һәм матурлыгы буенча бу әйтеп бетергесез”, - диде Казан Мэры.
И.Метшин Уеннарның гаять зур ачылышыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Илебез лаек булырлык искиткеч тамаша булды. Әгәр ачылыш тантанасы стадионнан да, телевизордан да бер үк төрле күренсә, Сочида исә телеэкраннардагы рәсемнәр күпкә көчлерәк иде. Илебез өчен горурлык хисе – ачылыш тантанасының төп нәтиҗәсе һәм Олимпия уеннарының башлануы”, - диде шәһәр җитәкчесе.
“Оештыру комитетының барлык командасы да Олимпиадага әзерлекне яхшы башкарды. Алланың ярдәме белән, барысы да шундый ук югары дәрәҗәдә үтәр, дип өметәләнәбез. Күпчелек татарстанлылар анда катнашканга, без үзебезне Сочида катнашучылар буларак тоябыз”, - дип җиткерде И.Метшин.