Шикаятьләр килгән барлык 3 балалар бакчасы да капиталь ремонтка мохтаҗ булуы ачыкланган.
(KZN.RU, 10-нчы февраль). Казан Мэриясенең инертнет аша кабул итү бүлегенә ата-аналардан балалар бакчаларында тиешле температура режимы булмауга канәгатьсезлекләрен белдергән шикаятьләр килә. Бүген эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин һәрбер конкрет очракны тикшерергә һәм ата-аналардан килгән мондый сигналлар өстендә оператив эшләргә кушты.
Мэрга 69-нчы, 100-нче һәм 326-нчы номерлы балалар бакчаларына сабыйларын йөртүче казанлылардан мөрәҗәгатьләр килгән. “Балалар бакчасында нибары 12 градус җылы. Сабыйлар өс киемнәрен киеп йокларга мәҗбүр”, - диелгән бер мөрәҗәгатьтә. Коллектив зарны 100-нче номерлы балалар бакчасы әти-әниләре язган. “Балалар бакчасында сабыйлар туңа. Батареяларны җылытмыйлар да диярлек, өстәмә җылыту системалары да юк, барлык төркемнәрдә дә шул ук хәл күзәтелә”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Шәһәр Мэры шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллиннан әлеге мөрҗәгатьләрнең нигезле булу-булмавы белән кызыксынды. “12 градус җылылык - бу күз алдына да китерерлек түгел, әгәр бу дөреслеккә туры килә икән, мондый балалар бакчаларында сабыйларны тотарга ярамый”, - дип канәгатьсезлеген җиткерде Мэр.
Илсур Һадиуллин температура 25-кә һәм аннан да түбәнгә төшкән вакытларда күрсәтелгән өч балалар бакчасында аерым төркемнәрдә температура режимы 20-21 градус дәрәҗәсендә булганын җиткерде. Исегезгә төшерәбез, СанПин нормалары буенча, мәктәпкәчә учреждениеләрдәге температура 22 градус җылыдан да түбән булырга тиеш түгел. “Без әлеге балалар бакчаларына бардык, карадык. Кызганычка, әлеге учреждениеләр барысы да тузган һәм капиталь ремонтка мохтаҗлар. Агымдагы ремонт кысаларында бу елгы җәйдә без аларга, һичшиксез, ремонт ясаячакбыз”, - дип ышандырды И.Һадиуллин. Әлегә исә проблема радиаторлардан саклагыч экраннарны салдырып һәм тәрәзәләргә өстәмә пленка каплап кына чишелә. “Тулаем алганда ситуация контроль астында тора”, - дип өстәде ул.
Хәзерге вакытта Казанда 211 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яше 30-дан артып киткән, алар капиталь ремонтка мохтаҗ. “Президент программасы ярдәме белән мәктәпләргә капиталь ремонт ясауны киләсе елда төгәлләсәк тә, Казанның күпчелек балалар бакчаларының тузганлыгын капиталь ремонтка зур кертемнәр салмыйча гына чишеп булмаячак”, - дип шәрехләде Мэр һәм һәрбер балалар бакчаларындагы ситуацияне тикшерергә кушты. “Балалар бакчаларында җылы булырга тиеш”, - дип билгеләде ул.